Кешенең кем икәнен беләсең килсә, бурычка акча биреп тор...

Гомәр разыйаллаһү-ганһүм әйткән бит: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән бергә юлга чыгып, күрше булып һәм әҗәткә акча биреп кара», – ди. 

БӘЙЛЕ
2025 Июл 16

 

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, кешенең намаз укуы, ураза тотуы, зәкят бирүе үзе өчен эшләнә һәм горурлану өчен сәбәп булып тормый, диде. Бу хакта ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә оештырылган очрашу барышында әйтте.

«Ислам кануннары ул – Аллаһы Тәгаләне тану, биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, Хаҗ кылу гына түгел. Әлеге кануннар безгә гомумкешелек сыйфатларыбызны саклау һәм үстерү өчен бирелгән инструмент кына булып тора. Шуңа күрә Гомәр разыйаллаһү-ганһүм әйткән бит: «Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның белән бергә юлга чыгып, күрше булып һәм әҗәткә акча биреп кара», – ди. Әле мин тагын берне өстәр идем: ачуын чыгарып кара. Ачуын чыгарсаң, үзенең дә, синең дә кем икәнлегеңне әйтеп бирә.

Намазны үзебез өчен укыйбыз, уразаны үзебез өчен тотабыз. Болар – барыбер күпмедер дәрәҗәдә нәфеснең чагылышы. Өебез, хатын, гаражда әйбәт кенә машина бар: «дөнья» дигән пирогтан бер кисәк эләктердек һәм «җәннәттә дә берәр әйбәт квартира эләктереп булмасмы икән» дип уйлыйбыз. Кем өчен тырышабыз – үзебез өчен. «Мин намаз укыйм, мин ураза тотам», – дип әйтү горурланырга мөмкинлек бирми. Чынлап дини булсак, без башкаларга да мәхәббәт күзе белән карарга, аларны да кайгыртырга тиеш булабыз», – дип аңлатты Җәлил хәзрәт.

Үзенең тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән Россия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелде. Дин мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән вакытлы матбугатта еш чыгышлар ясый. Аның «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Җәлил хәзрәт дәресләре», «Иманлы бала», «Имам вазыйфалары», «Ягез, бер дога» һ.б. китаплары дингә килүчеләрнең өстәл китабына әверелделәр.2005 елда «Йөз дә бер вәгазь» исемле зур вәгазьләр китабы басылып чыкты.

 

Фазлыев Җәлил Васыйл улы — татар дин эшлеклесе, авыл хуҗалыгы белгече, икътисадчы һәм хаҗи-әкбәр. Татарстан республикасының баш казые.

 

 

Тулырак итеп Интертат газетасы яза. Тулырак итеп биредә: https://intertat.tatar/news/alil-xazrat-fazlyev-kesenen-kem-ikanen-belasen-kilsa-acuyn-cygaryp-kara-5874093


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе