Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләр ярдәм сорап кая килә? — “Ярдәм” мәчетенә!
Күзе күрми башлаган Гарәфетдинов Сәлих абыйга 85 яшь. Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туып үскән. Гомер буе химия мөхәндисе булып Казандагы җитештерү оешмаларында эшләгән. Беренче хатыны вафат булган.
Картаеп кына икенче мәртәбә өйләнгән. Соңгы никахыннан да хатыны авыр чирдән инде күптән китеп барган. Бер ялгызы тора. Соңгы никахыннан туган яраткан кызы дингә килеп, чит илгә белем алырга киткән.
Сәлих ага бүген берүзе генә торып калган. Абзый бирешми, уразаларын да тота. Тик аңа ашарга пешерү уңайсыз.
Ул “Ярдәм” вакыфының (ОБФ «Ярдам-Помощь») “Тормыш юлы” («Дорога жизни») исемле проекты буенча азык таратучыларга көн саен ризык алырга килә. Биредә алынган ашамлык аңа яшәргә ярдәм итә.
Карт-корыга ярдәм итү бик зур савап. Ураза тотучы кешене ашату аеруча зур савап санала. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласы. Менә бу куар-код аша ярдәм итеп, сәдакалар тапшырып була. Яки бу адреска кереп матди ярдәм күрсәтеп була: https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)