15 март көнне 13:00 сәгатьтә «Ярдәм помощь» гомумимилли хәйрия фонды бинасында журналистлар җыелды.
Мероприятияне Имрат хәзрәт Коръән белән башлап җибәрде. Беренче чиратта пресс-конференциядә журналист һәм режиссер Рифат Йосыповны искә алдылар.
Илфат Фәйзрахманов, «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире, сүзне алды:
«Телевидениеда инде минем 22 ел эшлим. Шуларның 16 елы Рифат белән бер кабинетта үтте. Гомер барышында аңлап бетереп булмый кешене, еллар үткәч кенә анализлыйсың. Ул гел сабыр була белде, яшәү рәвешен дөрес алып барды. Мин аның белән танышуга кадәр дә дин белән кызыксына башлаган идем, ләкин ул миңа күп нәрсәдә үрнәк булды».
Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомумилли хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Рифат Йосыпов турында:
«20 ел элек „Сөләйман“ мәчетендә эшли башлаган идем. Шул вакытларда Рифат белән таныштым. Аның белән эш алып бару бик җиңел һәм рәхәт иде. Ислам динен таратуда бик күп өлеш керткән кеше ул. Без Рифатны бик якын күрәбез. Арабыздан бик тиз, кинәт кенә китте. Шундый нурлы кеше арабыздан киткәнгә күңелсез, ләкин Аллаһы Тәгалә яхшы кешеләрне дә ала. Барыбыз Аңа кире кайтачакбыз».
Шулай ук пресс-конференция барышында төртмәле басма белән бастырылган Коръән тәфсирен һәм «Гыйбәдәте исламия» китабын тәкъдим иттеләр. Брайль шрифты белән алар беренече тапкыр бастырылдылар. «Күрмәүчеләрнең дә ислам динен өйрәнүгә хаклары бар. Спонсорларны үзебез табып, китапларны бушка таратабыз», — ди Илдар хәзрәт Баязитов.
Ләйлә Хәйруллина

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире