Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән беренче тапкыр нәшер ителә.
Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән беренче тапкыр нәшер ителә. «Татар-информ» хәбәр итә. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/koran-tafsire-ham-gyibadate-islamiya-kitaby-brail-srifty-belan-cykty-5868317
Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов китапларның бушка таратылуын әйтте. «Безнең типография күрмәүчеләр өчен дә Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Аларның да ислам динен өйрәнергә хакы бар. Әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Без күрмәүче мөселман кардәшләребезгә әлеге китапларны бушка таратабыз. Спонсорларны үзебез табабыз», – дип сөйләде ул.
«Ярдәм – Помощь» ГХФ президенты Илһам Исмәгыйлев китаплар рус телендә бастырылуын әйтте. «Брайль шрифтында китап бастыру бик мөһим эш. Безнең күрмәүче мөселман кардәшләребез беренче тапкыр Коръән тәфсирен укый башлаячак. Моңа кадәр аларның укырга мөмкинчелекләре булмады. Әгәр Коръән бер олы китап булса, Брайль шрифты буенча китапның саны 10 томга җитә. Китаплар рус телендә бастырылды», – диде ул.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире