Яңа заманда татар дин галимнәре хезмәтләрен Вәлиулла Якупов өйрәнгән, бастырып халыкка тараткан

Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның хезмәттәшләре һәм дуслары аны яхшы яктан искә ала.

БӘЙЛЕ
2026 Апр 09

 

 

Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның хезмәттәшләре һәм дуслары аны яхшы яктан искә ала.

Арабыздан вакытсыз китеп барган дин әһеле 2012 елда китте. 1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, “Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы, “Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче буларак билгеле. XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчетенең торгызылуы да аның исеме белән бәйле.

Еллар узган саен без, Вәлиулла хәзрәт Якуповның Россия, шул исәптән Татарстан, мөселман өммәте тормышына керткән өлешен күбрәк аңлый барабыз. Вәлиулла хәзрәт җитәкләгән “Иман” нәшриятында татар телендә басылып чыккан китапларның саны 700дән, рус телендәгеләренеке 600дән артып киткән. – Узган гасырның 90нчы еллары өчен бу бик зур эш иде. Вәлиулла хәзрәтнең кылган гамәлләре, башкарган хезмәтләре сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да гаять әһәмиятле. Ул бүген дә актуаль булган проблемаларны эчтән күрә һәм бәяли белүче, тирән белемле мәгърифәтче, теләсә кайсы аудиториядә һәртөрле сорауга профессиональ дәрәҗәдә җавап бирә ала торган шәхес иде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында укуларның Вәлиулла хәзрәтне искә алу һәм аның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, барлау чарасы булып торуына игътибар юнәлтеп, дин әһеленең бары тик ике дистә елга якын вакыт эчендә ислам дине үсешенә феноменаль өлеш кертеп калдырган шәхес булган. Вәлиулла хәзрәт Якуповның олуг бер хезмәте мәдрәсәләргә багышланган иде. Инкыйлабка кадәрге мәдрәсәләр татарларга диннәрен, иманнарын саклап калуда калкан булган. Вәлиулла хәзрәтнең дини гыйлем бирүдә сыналган һәм төпле нигез булган мәдрәсәләр системасын торгызуда өлеше гаять зур. Ул дин, тарих, милләт, мәгариф, җәмгыять һ.б. темаларны колачлаган йөзләгән мәкаләләре дөнья күрүен искәртеп, шулар арасында татар дин галимнәренә багышланганнарының да күп булын билгеләп узыйк.

Яңа заманда татар дин галимнәрен Вәлиулла хәзрәт Якупов кебек белгән, аларның хезмәтләрен өйрәнгән, бастырып халыкка тараткан, остазларыбызга хөрмәт күрсәтүдә һәм аларның мирасын саклауда аның дәрәҗәсенә ирешкән дин әһеле юк, минемчә. 90нчы елларда ук милләтебезгә Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев һ.б.дин галимнәренең хезмәтләрен кайтарган, совет чоры муллаларына карата да хөрмәт уяткан кеше иде ул Вәлиулла хәзрәт. Узган гасырның 90нчы еллары башында, татар халкына ислам динен кайтару йөзеннән, Вәлиулла хәзрәт тарафыннан оештырыла башлаган гыйлем алу зур булган

.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе