|
Бисмилләһир – Рахмәәнир –Рахиим! Газиз Мөселманнар! Әссәләмү алейкум вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!
Гает яки Җиңү көне булсынмы, Ватанны саклаучылар бәйрәме, Халыклар Бердәмлеге көне булсынмы, Татарстан Конституциясе көне булсынмы,– бу даталардан Россиядәге татар-мөселманнар читтә кала алмый. Бүгенге тормышыбызның имин булуында дини һәм дәүләт бәйрәмнәренең дә үз роле бар. Халыклар бердәмлеге дә зур әйбер.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә кешеләрне кавемнәр һәм халыклар итеп яраттым, шул рәвешле бер-берегезне танысын өчен дип әмер бирә. “Рум” сүрәсендә кешеләргә төрле телләр, тәннәренә төрле төсләр бирүе әйтелә. Сүрәдә бу хикмәтне белемле кешенең генә аңлый алуы хәбәр ителә. Бүген илебез Россияда да бик күп милләтләр яши. Безгә Аллаһы Тәгалә боерганча, бер-беребезне танып яшәргә кирәк. Без Аллаһ өчен барыбыз да тигез һәм ислам дине бөтен халыкларны тигез күрергә чакыра, шуңа бар милләтләрне дә берләштерә.
“Ярдәм” мәчете, “Сөләйман” мәчете һәм анда эшләп килгән “Ярдәм” фонды мисалында әйтеп китәсе килә: без мөселманнарга гына түгел, башка дин вә милләт кешеләренә дә ярдәм итәбез. Бүген Россияда дини, милли мәсьәләдән проблема чыгарырга тырышучылар бар. Гарәп дөньясындагы фетнәләрне күреп торабыз, алар безгә гыйбрәт булырга тиеш. Әгәр проблема бар икән – аны эш белән, мөселманнарның социаль активлыгы, шәхси үрнәге белән хәл итәргә кирәк. Гомумән, гел әйтә торган бер сүз бар – эшләргә кирәк. Закон буенча Россияда барлык диннәр, милләтләр дә тигез, юл барыбызга да ачык, эшлик! Безне иман һәм эш берләштерә һәм ныгыта ала.
Татарстанда да мөселманнар күп мәчетләр төзеде, мәдрәсәләр ачты. Шуңа республиканың төп законын кабул итү көне безгә граждан буларак әһәмиятле вакыйга. Алга таба хәкимнәребез яңа уңышларга ирешсен. Без мөселманнар аның башлангычларына һәрвакыт теләктәш булырбыз.
Хөрмәтле дин кардәшләр, газиз милләттәшләр, ватандашлар!
Барыгызны ихлас йөрәктән, Аллаһның сәләме белән сәләмлибез. Илләребез имин, көннәребез мөбәрәк булсын!
|