Әйе, Казанның "Ярдәм" хәйрия фондында гошер, кзәкәт, абул итәләр. Адресы: Серов ур., 4а йорт, Казан. Элемтә өчен телефоннар: +7 (843) 223-03-59 +7 960 048-07-78
Ә нәрсә соң ул зәкәт, иң элек бу хакта кыскача гына карап үтик.
Зәкәт нәрсә ул?
Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака.
Чөнки, беренчедән, зәкәт – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау вакытында килеп чыккан төрле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән чистарта.
Икенчедән, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкят бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый.
Өченчедән, зәкят – Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый.
Дүртенчедән, зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра.
Гошер садакасы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә
Гошер — ул закятнең бер төре. Гошер-закятенең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.
Изге Коръәндә, Бәкара сүрәсенең 267 нче аятендә, болай диелгән:
«И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез Аллаһ — бай, мактауга лаеклы!»
Әнгам сүрәсенең 141 нче аятендә Аллаһ Тәгалә шулай ук әйтә:
«Ул Аллаһ — җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Әмма, әгәр моны яшереп, беркемгә дә күрсәтмичә ишеттермичә бирсәгез, бу сезнең өчен тагы да яхшырак. Ул Аллаһ биргән сәдакаларыгыз сәбәпле, гөнаһларыгызның кайберләрен гафу итәр. Аллаһ сезнең ни кылганыгыздан хәбәрдардыр» — диелә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.
Гошер садакасын кемгэ бирергэ
Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә китерә ала.
Гошер сәдакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Гошер биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аларны икеләтә арттырып кайтара. Без шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез.
Конечно, можно. Гошер сәдакасына яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен генә түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатмалар, салатлар рәвешендә бирү яхшырак та, чөнки алай бакча нигъмәтләре бозылмый һәм аларны озак вакыт саклап була.
Гошерне туганнарыңы бирү ярыймы?
Әгәр туганнарыгыз мохтаҗ булса ярый. Ләкин бакчадан алынган уңышны, күчтәнәч итеп, бай яки урта хәлле туганнарыңа алып килү гошер сәдакасы булып кабул ителми, бу күчтәнәч кенә булып санала. Ул бүләк бирү, кеше күңелен сөендерү кебек кенә. була.
Без аңларга тиеш, сәдака бит ул мохтаҗ кешеләргә генә бирелә, авыр хәлдәге кешегә ярдәм күрсәтү булып санала. Андыйларга бирү хәерлерәк һәм саваплырак. Әгәр мохтаҗ, авыру туганыгыз бар икән, һичшиксез гошерне аңа бирергә була.
Хезмәт куеп үстерелгән уңыштан күпме гошер түләнә?
Яшелчәләрне яки шул ук бәрәңгене үстерү өчен чыгымнар күп була. Шуңа күрә зур хезмәт куеп, күп чыгымнар кертеп үстерелгән уңыштан гошер итеп егермедән бер өлешен генә бирү дә ярый.
Фазыләтләр берү гошер сәдакасын
Мөмкинлегең була торып әлеге төр садаканы бирмәү – гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак.
Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән.
Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.
Үз бакчабызда үзебезнең хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимешләребезне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызны да онытып җибәрмәсәк иде.
ВоШуңа күрә, боларның барысына да шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдереп, без дә бакча уңышларыннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиешбез.
Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк