Аллаһы Тәгалә Коръәндә "Ганкабүт" сурәсенең 20 нче аятендә: “Әйт ий Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер”, - ди.
Мөхәммәд (с.г.в): “Сәфәр кылыгыз һәм сәламәт булырсыз”, - дигән. Әбү Хурайра җиткергән хәдис (Әхмәд җыентыгы).
Гали әбү Талиб (р.г.): “Сәфәр кылыгыз, сәфәрдә 5 файдалы әйбергә өйрәнеп була, - дигән. – Беренчедән, ул күңелсезлекне бетерә. Икенчедән – малны, өченчедән гыйлемне арттыра. Дүртенчедән, әхлакка өйрәтә. Бишенчедән, яхшы кешеләр белән дуслаштыра".
Өч төрле сәфәр бар: беренчесе – гыйлем алу өчен, икенчесе – кәсеп кылу өчен, өченчесе – күңел ачу өчен. Бу сәфәрләр Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен булырга тиеш.
Расүлүллаһ (с.г.в.) әйткән: “Кем гыйлем алу өчен сәфәр чыкса, фәрештәләр шул кешенең аяк асларына канатларын җәярләр. Күктәге һәм җирдәге мәхлүкатлар, хәтта диңгездә булган кит балыгы да сәфәр чыккан кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу кылуын сорарлар. Ул кешегә җәннәткә юл җиңеләер икән”, - дигән.
“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәновның сәфәргә багышланган җомга вәгазен тулысынча әлеге видеодан карый аласыз.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде