Диния нәзарәте хәзрәтләре Казан гидларына лекцияләр укый

Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге Ислам турында популяр лекцияләр укуын дәвам итә.Шушы көннәрдә Казан Кремлендә «Казанның мәдәни коды» күргәзмәсендә Казан гидлары өчен хаҗга багышланган лекция узды. Бүлек җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов хаҗның төп аспектлары һәм аның рухи яктан әһәмияте турында сөйләде.

БӘЙЛЕ
2026 Авг 11

 

Чыганак: https://dumrt.ru/

 

Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге Ислам турында популяр лекцияләр укуын дәвам итә.Шушы көннәрдә Казан Кремлендә «Казанның мәдәни коды» күргәзмәсендә Казан гидлары өчен хаҗга багышланган лекция узды. Бүлек җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов хаҗның төп аспектлары һәм аның рухи яктан әһәмияте турында сөйләде.

Диния нәзарәте хәзрәтләре Казан гидларына лекцияләр укый

Экскурсоводларга 1880 елда хаҗ кылган мөхтәрәм татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хаҗ кылу тарихы һәм юл язмалары кызыклы булды. Ленар хәзрәт шулай ук шәмаил кебек сәнгать төре турында мәгълүмат белән уртаклашты. Ул, кәгъбә сурәте төшерелгән шамаилне күрсәтеп, андагы язмаларның мәгънәләрен аңлатты.

Лекция Казан Кремленең «Экскурсоводлар мәктәбе», Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге һәм Казан епархиясенең миссионерлар бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мәгърифәтчелек циклы кысаларында оештырылды.

Ислам турында популяр лекцияләр дәвам итә.

Фоторәсемнәр: "Казан Кремле" музей-тыюлыгы" матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе