Алабугада традицион җәядән ук ату буенча “Туган Батыр” V Бөтенроссия турниры узды. Традиция буенча ярышлар Татарстанның иң танылган тарихи һәйкәлләренең берсе булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды. Аның территориясендә X гасырга караган уникаль архитектура объекты – борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше сакланып калган.
«Туган батыр» турниры – җәядән ук атуны, Россия халыкларының тарихи мирасын һәм милли мәдәни традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль спорт-мәдәният проекты. Беренче тапкыр ярышлар 2022 елда уздырылды һәм кыска гына вакыт эчендә традицион спорт төрләре өлкәсендә әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әверелде.
Турнирның исеме дә очраклы сайлап алынмаган: «Туган батыр» – шул ук исемдәге зур милли мәдәни проектның персонажы, батырлыкны, рухи көчне һәм төгәллекне гәүдәләндерүче яңа татар каһарманы-яклаучы образы. Турнир ел саен, ата–бабаларыбыз традицияләренә ияреп һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ: «Җәядән уку ату – күңел ачуның иң хәерле төре» (әт-Табарани) дигән сүзләреннән илһамланып, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән укчыларны берләштерә: аларга үз осталыкларын күрсәтергә, бай тарихи-мәдәни мирас белән тынышырга һәм иң көчле ук атучыларын ачыкларга мөмкинлек бирә.
Ярышлар Казан шәһәренең “Туган авылым” милли-туристик комплексы, Нәзарәтнең Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Башкортостан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Алабуга шәһәренең «МАКСАТ» спорт клубы, Россия Федерациясенең җәядән ук ату федерациясе тарафыннан оештырылды.
Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм район күләмендә Коръән уку конкурсларында җиңгән балалар, турнирны изге Коръән аятьләрен укып һәм дога кылып ачып җибәрде.
Турнирның рәсми ачылышында Татарстаннан, Башкортостаннан, Әстерхан һәм Ульяновск өлкәләреннән, Төркиядән 111 укчы һәм башка кунакларны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, зур күләмле “Туган батыр” татар милли мәдәни проекты авторы, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, җәмәгать эшлеклесе, татар меценаты Радик Абдрахманов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев, “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары Тимур Минһаҗев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты башлыгы Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе ярдәмчесе Әдилә Фәттахова, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшимбиев, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани һәм башкалар сәламләде.
Турнирда катнашучыларны беренче булып Алабуга шәһәре һәм районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул Алабуга җирендә укчылар турнирының Радик Абдрахманов, Гөлзадә Руденко һәм Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов тырышлыгы белән традициягә әйләнүен билгеләп үтте.
Илфар хәзрәт Хәсәнов, кунакларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп: «Уктан ату – сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтедер. Ә сөннәт, Изге Коръән-Кәримнән соң, ислам диненең бөек нигезләреннән санала. Ул – хак юл. Әгәр кеше үзенең тормышын Мөхәммәд ﷺ хәзрәтләре Сөннәтенә туры китереп яшәсә, бу дөньяда да имин була, ахирәт тормышында да, ин шәә Аллаһ, бу бәндә бәхет-сәгадәткә ирешәчәк. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә «Әй Мөхәммәд, син ул кешеләрнең арасында булган чакта, Аллаһ аларны газапка тартмаячак» дип әйтә. Әгәр без, шушы дөньяда яшәүчеләр, Мөхәммәд ﷺнең Сөннәтен яратсак һәм үтәсәк, ин шәә Аллаһ, Мөхәммәд ﷺ – безнең арададыр. Һәм бүгенге күркәм чара да – Пәйгамбәребезнеңﷺ Сөннәтен торгызуда бер күренештер», – дип билгеләп үтте. Аннан соң Илфар хәзрәт “Туган Батыр” турнирын оештыруда булышлык итүчеләргә Мөфтиятнең рәхмәт хатларын тапшырды.
Радик Абдрахманов бу уникаль вакыйганың әлеге изге җирдә бишенче елын узуын билгеләп үтте. Ул район һәм шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевка, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденкога, Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка, проектны үстерү белән шөгыльләнгән командаларга рәхмәт белдерде. “Без бу проектның бөтен дөньядан кунаклар килерлек этнофестиваль дәрәҗәсенә җитүен телибез”, – диде Радик Мөхәрләм улы, сүзен тәмамлап.
Хәзрәтләр, турнирда катнашучылар, кунаклар һәм алабугалылар рәсми ачылыштан соң X гасырга караган “Ак мәчет” урынында Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Намаздан соң мөселманнар Ватанны саклаучылар һәм туган җиребез иминлеге өчен дога кылды.
Ярышларда Татарстаннан, Башкортостаннан, Әстерхан һәм Ульяновск өлкәләреннән, Төркиядән ук ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек яшүсмерләр катнашты, соңгылары өчен аерым ярышлар да каралган иде. Укчыларның тарихи милли киемнәрдән булуы һәм үзенең традицион җәясен, укларын һәм ук салу җайланмасын алып килүе шарт итеп куелды.
Ярышлардан тыш, турнир мәйданчыкларында һөнәрчелек ярминкәләре, уктан ату һәм сөңге ыргыту буенча мастер-класслар, балалар өчен уен зонасы, атта йөрү, тематик фотозоналар, этно-артистлар чыгышлары көтелә. Чараның махсус кунаклары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм “SORNAY” фольклор-этнография ансамбле. Шулай ук турнир кысаларында 2010-2011 нче елгы, 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча III ачык республика турниры уза, “Туган Батыр” анимацион фильмы күрсәтелә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды