Намаз, Коръән укыганда һәм дога кылганда күздән яшь чыкмый

Аллаһы Тәгалә безнең бәхетле булуыбызны тели. Аллаһы Тәгалә бәхетебезне дин эчендә урнаштырды. Ягъни Ислам дине – ул яшәү рәвеше. Бу дөньяга килгәннән алып ахирәткә күчкәнчегә кадәр безгә ничек бу дөньяда яшәргә кирәклеген Аллаһы Тәгалә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы күрсәткән.

БӘЙЛЕ
2026 Май 29. Фото: vk.com/wall-35136216_9646

Тагын бер мәсьәлә бар – ул булса йөрәкләребезнең каткан булуы. Икенчесе – күз яшьләребезнең кибүе. Өченчесе – кылган гыйбадәтләребездән ләззәт алмавыбыз.

Бер галимнән: “Әй остаз! Әй галимебез! Намаз, Коръән укыганда һәм дога кылганда, ни өчен күзләребездән яшьләр чыкмый?" - дип сораганнар Галим аларга: ”Сезнең йөрәкләрегез таш кебек каткан. Чөнки сез күп гөнаһ кыласыз. Үлемне искә төшермисез. Ни өчен үлемне искә төшермисез? Чөнки сез дөньяны яратасыз. Ә дөньяны ярату бөтен начарлыкның анасы булып тора”, - дип җавап кайтарган.

Бер тапкыр Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеткә керә һәм кешеләрнең көлүләрен күрә. Шунда Пәйгамбәребез, ачуланып: “Әгәр сез үлемне искә төшерсәгез, мин белгәнне белсәгез, сез алай ук көлешмәгән булыр идегез. Чөнки һәркөнне кабер үзе хакында белгертә”, - дип әйткән.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе