Әлеге утырыш Татарстан мөфтие вазифаларын үтәүче Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән укуы илә башланып китте. Бу чарада шулай ук аның урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Батров, Нияз хәзрәт Сабиров һәм күп санлы мөслимәләр катнашты. Башта Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алып, Абдулла бин Мөбарәкнең (р. г.) риваятен сөйләде. Абдулла бин Мөбарәк Мәккәдә хаҗ кылгач, Пәйгамбәребезнең каберен зиярәт кылу нияте белән Мәдинәгә юл ала. Юлда аңа бер карамчык күренә. Яхшылабрак карагач, аның өстенә йонлы кием кигән бер хатын-кыз икәнлеген шәйли. Ул аңа: “Әссәламәгаләйкем вә рәхматуллаһи вә бәрәкәтүһ!”-дип сәлам бирә. Теге хатын исә аңа Коръәннең “Ясин” сүрәсендәге сәламләү аяте белән җавап бирә. Абдулла бин Мөбарәк теге гүзәл затка: “Син монда нәрсә эшлисең?”-дип сорау бирә. Әлеге хатын тагын: “Аллаһ кемне адаштырды, шуны беркем дә тугры юлга чыгара алмас. Ул аларны адашкан хәлдә калдырыр”,-дип “Әгъраф» сүрәсенең 186 нчы аяте белән җавап бирә. Абдулла мондый сүзләрдән соң, бу хатынның адашканлыгын аңлый. Гомумән, бу хатын Абдулла бин Мөбарәкнең һәр соравына изге китапның аятьләре белән генә җавап бирә...
“Бу бик озын риваять. Без бу китапның русчасын инде бастырдык, хәзерге вакытта ул татарчага тәрҗемә ителә. Мин аның белән нәрсә әйтмәкче булам дигәндә, ислам динендә Коръәнне тулысынча яттан белгән әлеге хатын кебек галимәләр булган. Без сезнең белән бергәләп эшләрбез, иншә Аллаһ. Моның өчен бердәмлек кирәк. Барыбызны борчый торган бер нәрсә бар: ул – яулык һәм хиҗаб мәсьәләсе. Җитәкчеләр белән сөйләштек: тыю булмаячак, иншә Аллаһ”,-дип ышандырды Камил хәзрәт. Тик мәктәпләргә бер төрле кием, ягъни форма керәчәк икән. Камил хәзрәт сүзләренчә, аны эшләгән чагында мөселманнарның да фикерләре исәпкә алыначак.
Мөслимәләрнең күп санлы сорауларына җавап биргәндә, Камил хәзрәт әле күптән түгел Согуд Гарәбстанына барып кайтуы һәм анда аңа Коръәннең татарчага тәфсирен бастырып бирә алулары хакында әйтеп узды. Мөселман хатын-кызлары, гаилә һәм балалар темасына багышланган бу “түгәрәк өстәл”дә күп фикерләр әйтелде. Алар исә әлеге утырышның карарында – резолюциясендә чагылыш тапты.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады
Ниятне яшерү
Аятел-Көрси