Без яңадан туучылар сафыннан

Мин Нәкыя абыстай Хафизова белән якташлар да, туганнар да...

Читайте также
2016 Май 30

Ул шаулы еллар, данлы еллар шунда ук күз алдыма килеп, хатирәләр диңгезенә чумдырды. Менә бит Аллаһының рәхмәте никадәр киң, дип ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың, ди!







Ул чаклардагы үзгәреш җилләре барыбызны да урамга куып чыгарды. Без мәчетләрне яулап, берәүдән дә курыкмыйча, Коръән өйрәнү дәресләренә йөри башладык. Ә бит әле хакимияттә коммунистлар утыра иде, үзебез дә шулар кулы астында хөкүмәт эшләрен башкарабыз!







“Казандагы спорт Сараенда каз өмәсе булачак!” дигән гаҗәеп күркәм хәбәр йөрәкләребезгә ут кабызды. Ниндәен гүзәл бәйрәм бу! Сараебыз тулы халык. Араларында кемнәр генә юк?! Әйтерсең. Бөтен республикабыз кешеләре җыелган! Ә сәхнәдән тәүге азан яңгырый. Бер үсмер егет шул хәтле моңлы вә көчле тавышы белән азанны урамнарга ирештерде!







Мин үзем инде бу вакытта Ливан-Сүриядә сәфәрдә булып, азан авазын шунда беренче тапкыр ишетеп, аның белән сихерләнгән һәм хозурланган идем. Ә монда Казаныбызда – азан! Мин урынымнан сикереп торып, сәхнә артына чаптым. “Кем ул бала?! Кем ул азан әйтүче?!”-дип йөгердем. “Минем оныгым Ильяс ул!»-дип каршыма килеп чыкты озын күлмәк кигән, башына шәл бәйләгән бер ханым. Без аның белән кочаклаштык. “Беренче оныгым Ильяс әйтте әлеге азанны”,-диде танышкач әлеге ханым. “Ә-ә, беләм, беләм, радиодан сөйләүләреңне гел тыңлыйм. Мәләдис. Менә “Әҗем” мәчетенә кил әле, укулар башлап җибәрдек”,-диде ул апа. Рәшидә абыстай Исхакыйны тәүге күрүем шулай килеп чыкты.







Мин бер якшәмбедә “Әҗем” мәчетен эзләп чыгып киттем. Барыбер таптым, озак эзләп йөргәч. Ә барып керсәм, һәркайда таш, кирпеч, ком, тузан-туфракка тап булдым. “Подвалга төш”,-дип өйрәттеләр монда мине. Баскычтан егылмаска, абынмаска тырышып, көч-хәл белән аска төшеп, бер бүлмәгә килеп керсәм, анда бүлмә тулы яулыклылар диңгезенә тап булдым. Утырырга бернинди дә урын юк, әйтерсең, хатын-кызларны шыплап тутырганнар! Иң кырыйдагы бер урындыкта утырган ханым: “Утыр”,-диде. Шул бер урындыкка сыйдык бит.







Шул хәтле нурлы йөзле Рәшидә абыстай дәрес аңлата. Гарәп хәрефләрен өйрәнәләр икән. Ә миңа урын бирүче ханым Нәкыя исемле булып чыкты. Дәрестән соң бергә кайттык, юлда таныштык.







Дәресләр җиңел бирелмәде. Әле бит икенче килүеңдә алда үткән дәресне яттан сөйләп күрсәтергә дә кирәк. Барыбер тырыштык инде. Тик эш буенча сәфәргә чыгарга туры килеп, кайбер дәресләр дә кала иде. Өйгә бергәләп кайтканда, калган дәресләремне Нәкыя ханым өйрәтә.







Берсендә шулай Рәшидә абыстай аркамнан кага-кага сөйде: “Мәләдис, булдырасың! Сезне күп халык тыңлый, шуңа күрә дә синең кебекләр белергә тиеш Коръәнне, укуың бик мәслихәт! Исемең ничек әле синең?”-дип сорады ул аннары. “И-и, Рәшидә абыстай, исемем Лена бит минем!”-дидем. “Ә, ә, әйе шул. Үзем дә сине тыңлаган саен нишләп Лена икән соң бу, дип утырам. Әйдә, үзгәртәбез аны!”-диде ул һәм сораулы караш ташлап, миңа карады. Ризамы мин үзгәртергә, диюе булды ахрысы. “Мин бәләкәй чагымнан ук яратмадым исемемне, гомерем буена аны үзгәрәсем килде”,-дидем. “Әйдә, Мөслимә буласыңмы?”-дип сорады ул кабаттан. “Булам, мин болай да Мөслим районыннан бит”,-дидем аңа. Шунда Рәшидә абыстай мине мәчетнең имамы янына алып кереп китте. Габдерәүф абый Зиннәтуллин дога укып, миңа яңа исем кушты. Бергә укучы дәрестәшләр дә, Нәкыя ханым да бу хәлгә куанышып, мине котладылар.







Мин бу хакта радиодан да сөйләдем. “Мин хәзер Мөслимә Шәфыйк булам”,-дидем. Халык шаккатты, хуплады. Бик күп рәхмәт хатлары алдым, язучы, шагыйрьләр: “Афәрин, син революция ясадың”,-диделәр, чөнки җанны татарның үз газиз баласына җыен тузга язмаган, мәгънәсез чит ил халкы исемнәрен кушуы үтә дә кимсетә иде!







Нәкыя! Сүзем Нәкыя турында бит әле! Намаз буенча имтиханнар башланды, чират миңа да җитте, тик каушата. “Әйбәт, әйбәт. Аллаһы Тәгаләбез – булышчы”,-дип Нәкыя беләктән кысып, теләктә калды.







Бүлмә уртасында барысының күзе миндә. Укыдым. Ялгышмадым бугай. Сабакташлар котлый. Рәшидә абыстай аркамнан кага-кага мактый. “Дәресләрне калдырмаска тырыш, әле кагыйдәләр өйрәнәсебез бар”,-ди. Ә Нәкыя инде аеруча сөенде. “И-и, дустым, туганкаем, сокланыплар туялмадым, гәүдәң нәкъ намаз өчен яратылган, матур укыдың, дөрес укыдың”,-диде.







Нәкыя бер ябык предприятиедә баш бухгалтер булып эшли иде. Мәскәүгә дә йөри, безгә аннан тәмле конфетлар да алып кайта. Кыскасы, без аның белән бик дуслаштык, мине өендә үткәрә торган дини бәйрәм мәҗлесләреннән калдырмады. Миңа да килде, аралашып яшәдек, шөкер.







Туган җирләр турында сүз чыккач, берзаман Нәкыя: “Без бит якташлар. Безнең бабайлар Ташлы-яр авылыннан күчеп утырганнар”,-диде. “Минем әнинең туган авылы ул – Ташлы-яр. Әбием бик тәмле пешерер иде ипиен, бәрәңгеләре дә, сөте-катыгы да күп. Без гел Ташлы-ярга, әби-бабайга барырга тора идек. 3 нче классны да Ташлы-ярда укып тәмамладым. Әтине шунда укытырга билгеләделәр”,-дидем аңа. “Өйләре кайда иде?”-дип сорады ул. Мин кайда торганнарын әйттем инде. Аның бабасы Шәйхелислам белән минем бабам Шәйхетдин урам аша гына торганнар булып чыкты. Шуннан соң Нәкыя миңа: “Без бит синең белән туганнар!”-диде. Ул телефоннан сөйләшкәндә дә, бергәләп очрашканда да: “Әссәләмәгаләйкүм, туганкаем! Ни хәлләрең бар?”-дип дәшә торганга әйләнеп китте.







Аның ире Мансур абый да бик күркәм ачык кеше булып чыкты. Тик озак еллар буена авырый инде. Нәкыя Мәүлид мәҗлесләребездән дә, олы-олы бәйрәм чараларыннан да алдарак кайтып китә. “Мансур абыегыз ялгыз калды, тиз кайтып җитәргә кушты”,-ди ул һаман.







Нәкыянең уңганлыгы искиткеч, чын татар хатыны ул! Өстәлендәге ризыклары шулкадәрле тәмле ки, телеңне йотарлык! Һәм әле ул уңган бакчачы да бит. Көз көнендәге уңышларын тутырган банкаларын язларда ачып шаккатыра ул. Ничек шулай тозлый һәм әзерли аладыр! “Барысы да әнидән! Әнием бик уңган иде, урыны җәннәттә булсын!”-ди ул: “Ничек шулай тозлый аласың?”- дип сорагач.







Нәкыя – оста тегүче дә! Аның борынгы ысул белән теккән бәби итәкле күлмәген, алъяпкычларынчит ил күргәзмәләрендә дә күрсәттеләр. Безнең барлык бәйрәм чараларына ул шул борынгы күлмәкләрне киеп, яулыкны да борынгыча арка каплап, бәйләп килә.







Аның гыйлеме күпләргә мәгълүм. Нәкыяне күп җирләргә Коръән мәҗдесләренә, ашларга чакыралар. Алар Рәшидә абыстай дәресләреннән соң, төрек, гарәп мөгаллимнәре мәктәбен дә тәмамладылар. Нәкыяне мәет юарга чакыралар, кардәшләребезне соңгы юлга озату йолаларын да камил белеп, башкара ул. Ә балалары, оныклары, туганнары аны шулкадәрле олылап хөрмәт итәләр! Ул – аларның кадерле киңәшчесе, булышчысы.







Үзгәреш җилләре җәмгыятебезне, яшәешебезне тамырдан үзгәртте: күпме мәчетләр төзелеп, халыкка кайтарылды, милләттәшләребез чын бәхет-сәгадәт – Коръән юлына аяк басты, шөкер! Без яңадан тудык, дияргә була. Аллаһы Тәгалә нинди надан, сукыр буыннарга Үзенең иман нигъмәтен насыйп итте. Шуның өчен дә Хак Тәгаләгә, галимнәргә, Рәшидә абыстайга чиксез шөкерләребезне укыйбыз, рәхмәтләребезне әйтәбез. Инде бу нигъмәтләр безгә ирешүен киләчәктә дә дәвам итсен, югалмасын иде, дип дога кылырга гына кала.







Мөслимә ШӘФЫЙК


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе