“Registan Bazааr” дигән зур чарада мөселман яшьләрен, мөслимәләрне күрү күңелгә шатлык өстәде

Казанда хәләл ризыклар булу һәм аның беән тукланучыларның да күбәйгәннән-күбәя баруы - шатлыклы күренеш. “Регистан” хәләл ресторанында “Registan Bazааr” дигән зур чара узды. Анда мөселман яшьләрен, мөслимәләрне күрү күңелгә шатлык өстәде. Мөслимәләр - төрле һөнәр ияләре.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 05. Фото:vk.com/registan?z=photo-119265

Җәннәт Минһаҗева – Halalshop проектының җитәкчесе. Кичәдә Парвина Әбүзәрова бик тирән эчтәлекле шигырьләрен укыды. Ул шундый нечкә күңелле затын-кызга үзенчә карый- чәчәк итеп тә, хикмәтле җан итеп тә күрә ул гүзәл җаннарны. Мөслимә кызлар аның шигырьләрен тын да алмый тыңлады.

Халык чарага килә торды, “Регистан” рестораны белән хозурлануын дәвам итте. Теләүчеләр үзләренә кием-салым – күлмәкләр, яулыклар, бизәнү әйберләре һәм хатын-кыз өчен башка кирәк-яракны сатып ала алды.

Ә.Һәдия.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе