
Питрәч районы Шәле авылында мөселман балалар сабантуе узды. Әлеге чараны традиция буенча авылдагы мәчет оештырды. Гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур һәм күңелле Сабантуй бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәмнең саллы өлешендә шәкертләр Корән укып ярышты. Сабантуйда кунакка килгән кешеләр дә күңел ачты.
Бу көнне барлык игътибар балаларга бирелде. Алар өчен төрле уеннар оештырылды. Алар әти-әниләре белән берлектә рәхәтләнеп ял иттеләр, күңелләре булганчы уйнадылар, аралаштылар, күп итеп бүләкләр оттылар.
<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-105724938&id=456241578&hash=ae7b5f62848fb085" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>
Сабантуй бәйрәме — татар халкының иң зур, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе. Ул — хезмәт, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме. Шулай ук узып киткән Корбан бәйрәмен дә истә тоттылар.
Мәйдан уртасында төрле кызыклы уеннар оештырылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләк белән су ташу кебек милли уеннарда балалар зур теләк белән катнаштылар. Кемдер җырлады, кемдер биеде — һәр бала үз осталыгын күрсәтте. Сабантуй бүләксез калмады: барлык балалар да бүләкләргә лаек булды.
Шулай ук велосипед ярышы булды. Җиңүче велосипедка лаек булды.
Сабан туен уздыруда ярдәм итүчеләргә, иганәчеләргә Аллаһы Тәгалә зур савабын бирсен!