Урыс чиркәве Казанда татар зираты өстендә чара үткәрде

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Айрат Хатмулла әйтүенчә, хәзер "Архирей дачалары" дип аталган элек татар зираты булган урында...

БӘЙЛЕ
2012 Апр 10
Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Айрат Хатмулла әйтүенчә, хәзер "Архирей дачалары" дип аталган элек татар зираты булган урында урыс чиркәве монастырь ачып җибәрергә ниятли.

 Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Айрат Хатмулла Казанда экскурсияләр дә оештыра. 9 апрель көнне ул радиобызга Казандагы урыс православ чиркәве вәкилләренең XIII гасырда мөселман зираты булган урында шәмнәр яндырып, үзләренең изге суларын сибеп йөрүләрен хәбәр итте. "Элгәре безнең ханнарыбыз җирләнгән урында урнашкан бинада кичә һәм бүген урыс правослау чиркәве вәкилләре зур җыен уздырды. Ул җыен православларның бәйрәменә туры китереп эшләнде. Анда алар үзләренең Казан яңа Иерусалим ирләр монастырен ачмакчы булалар. ​​Бүген ул җирдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фәнни-тикшеренү институты урнашкан. Күрәсең, бу институт үзенең эшен тулысынча башкармый ахыры, шул җирне сатарга булганнар. Аны сатсалар, православ чиркәве анда үз эшен башлаячак. Ул урынның тарихына күз салсак, бу урын Казанның Урта Кабан өлешенә урнашкан. Ул 10 гектарга якын җир. Мөселман зираты анда XIII гасырда ук булган. Ул кабер ташлары чиркәү, монастырь биналары нигезе һәм диварлар өчен төзелеш материаллары сыйфатында кулланылган. Бүген 1000 еллык агачлар үсеп утырган истәлекле урын сакланып каласы урынга, правослау чиркәве мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен бирелгән. Якын көннәрдә биредән безнең изге кабер ташларыбыз чыгарып ташланачак. Әлегә кадәр бу урындагы берничә кабер ташы гына саклауда иде. Аның берсе Татарстан дәүләт музее бинасында, икенчесе Габдулла Тукай музеенда саклана. Казан Кирмәне ядкарьлегендәге кабер ташы моннан китерелгән дип санала. Мин бик нык борчылам. Татарстан диния нәзарәте вәкилләре үзләренең тәхетләрен дәгъвалаган вакытта, беренче чиратта менә шушы җирне яулап калсалар яхшырак булмас иде микән дигән уй да туа”, дип белдерде Айрат Хатмулла. Православ чиркәве вәкилләренең авыл хуҗалыгы министрлыгы институты бинасы янында: "Кабер ташларын моннан чыгарып ташларга”, дигән сүзләрен Айрат Хатмулла үз колаклары белән ишеткән. Бу хәзер "Архирей дачалары” дип аталган урында, Айрат Хатмулла әйтүенчә, октябрь инкыйлабына кадәр Казан яңа Иерусалим дип аталган чиркәү-монастырьлары булган. Советлар заманында динне бетерү башлангач, бу җирне һәм биналарны авыл хуҗалыгы министрлыгы милке иткәннәр. ​​Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт без бу проблемның туасын моннан берничә ел элек үк күңелебез белән сизгән идек, Татарстан диния нәзарәтенә үтенечләр белән бардык, әмма төшкән эшләре булмады, дип әйтә. "Татар җәмәгатьчелеге үз вакытында зур итеп ул урында мөселман зираты һәм мөселман дини биналары булган дип истәлек ташы да куйган иде. Мин бу мәсьәләне ике ел элек диния нәзарәтенә барып күтәргән идем. Аларга: "Урыс чиркәве йоклап ятмый. Сез авызыгызны ачканчы, алар, империя күзлегеннән карап, талап, бу җирне үзләштереп тә куячаклар”, дип әйттем. Ләкин алардан бу хәлгә бернинди дә реакция булмады. Илдус Фәизне мөфти итеп куйгач та, бу мәсьәлә белән аның янына бардык. Хат та яздык. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче кеше булмады”, ди Галишан Нуриәхмәт. Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин әйтүенчә, "Архирей дачалары” дип йөртелгән урынның мөселман зираты икәнен дәлиллисе юк, ул күптән расланган һәм аны праваслау чиркәвенә бирмәскә кирәк. "Ул урында узган гасырның 40-нчы, 50-нче елларында безнең археолог Николай Калинин казыган иде. Күпләргә билгеле булган ике кабер ташы да шунда табылган. Берсе аның 1297 елда Болгар шаһбикәсе Алтынбөртекнең кабере өстенә куелган булган. Икенчесе XIV гасыр ахырына карый. Анда Әмир Хәсән Мир Мәхмүт улы дип язылган. Болгар һәм Алтын Урда чоры белән бәйләнгән истәлекләр дә бар анда. Анда шәһәрлек, ниндидер бер кальга урыны булган. ​​Аннары Казан ханнары ул тирәгә чыгып ял иткәннәр, анда аларның җәйге резиденциясе булган дигән сүзләр риваять булырга мөмкин. Урыс архиерейлары шунда ял итүне дәвам иттергәч, ханнарның ял итүе дә бик булырга мөмкин. Ул бик кызыклы һәм истәлекле урын. Аны саклап калу кирәк. Праваслау чиркәве әһелләренең аны үзләштерергә теләүләренә килгәндә, алар бөтен Казанны үзләренә алырга телиләр. Теләкләре бөтен казанны үзләренең кулларында тоту. Алай гына булмый бит. Ул безнең изге җир икән, бездән рөхсәт сорамыйча ул урынга кыеклатып, хәйлә юлы белән хуҗа булырга хаклары юк. Әгәр аларның андый теләкләре бар икән, безгә күтәрелеп чыгу кирәк. Безнең җир икәнне исбатлыйсы юк. Әйттем бит, XIII һәм XIV гасырда күмелгән кешеләрнең каберләре анда. Моны дәлилләгән ташлар хәзер Милли музейда саклана. Алар Казанны алгач, әлбәттә, бөтен җиргә үзләренең чиркәүләрен китереп салганнар. Казан Кирмәнендә генә дә, хәтта, 13 чиркәү булган. Бу урында да чиркәүләр булган. Чиркәү булу ул аларның җире дигән сүз түгел әле”, ди Хуҗин.

 Азатлык радиосы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына "Нива” дип аталган бу фәнни-тикшеренү институты җирләрен чиркәүгә бирергә җыенасыз мени?” дигән сорау юллады. Министрлыктан әлегә җавап булмады. Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү иснтитуты гыйльми секретаре Евгения Захарова үзләренең турыдан-туры Мәскәүгә буйсынуларын әйтә. Алар бу монастырьдагы иң борынгы биналарның берсен – 1706 елда төзелгән изге Тихон Амафунтский чиркәвен бушатканнар инде. Элек чиркәү булган бинада чараxЭлек чиркәү булган бинада чара ​​"Без 1920 елдан бире Яңа Иерусалим ирләр монастыре җирендә эшчәнлек алып барабыз. Хәзер дини мирасны элекке хуҗаларына кайтарырга дигән канун бар. Бу биналарны кире кайтару белән шөгыльләнә торган махсус оешма бар. Без иң борынгы чиркәүне бушаттык. Алар анда гыйбадәт кылды. Бу бинаны чиркәүгә тапшырырга дигән документлар да бар. Бу мәсьәлә белән Россельхозакадемия шөгыльләнә”, - диде Захарова. Аның сүзләренчә, биналар федераль дәрәҗәдәге милек булып тора, аларны чиркәүгә тапшыруны Мәскәү үзе генә хәл итмәгән, ә бу Татарстан хөкүмәте белән килешеп эшләнгән. Урыс праваслау чиркәвенең Казан епархиясе сәхифәсендә элекке Казан якшәмбе Яңа Иерусалим монастырендә гыйбадәт кылынуы турында мәгълүмат урнаштырылган. Анда мондый чараның инде узган ел да үткәрелүе турында әйтелә. Сәхифәгә куелган видеода бу миссияне башкарган Казан-Богородица ирләр монастыре башлыгы, игумен Питирим Рыбанин ачыктан-ачык итеп элекке биләмәләрне чиркәүгә кайтару әлеге чараның максаты икәнлеген әйтә. Игумен Питиримнан бу урында элек мөселман зыяраты булганны, татар мөселманнары өчен изге җирләр икәнне беләләр микән дип сорарга җыенган идек, әмма кабул итү бүлмәсендә утыручы: "Пасха булу сәбәпле, якындагы көннәрдә сез аның белән бәйләнешкә керә алмаячаксыз”, - дип әйтте.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе