Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

БӘЙЛЕ
2013 Янв 12
Тиздән мөселманнар өчен зур тантана, шатлык көне – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туган көне – Мәүлид бәйрәме җитә. Аны рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә билгеләп үтәләр. Сабый баланың дөньяга аваз салуы – аның әти-әнисе һәм туганнары өчен куанычлы вакыйга. Ә пәйгамбәр туу ул – бөтен дөнья өчен шатлык.

Коръәни-Кәримдә болай диелә: “(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте). Сөекле пәйгамбәребез туган көнне безгә шәфкать-рәхим иңә. Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребезнең (сгв) кешелек өчен мөһимлеген һәм күркәм сыйфатларын аңлаган очракта, Мәүлид ән-Нәби кебек көнгә битараф калып булмый.

Бу көнне бөтен дөнья мөселманнары Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) белән җибәргән рәхмәтен тагын бер кат төшенергә тырышырга һәм шөкрана кылып догалар укырга, пәйгамбәребезне мактап, салаватлар әйтергә тиешләр.

Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү – барлык мөселман халыкларына хас дини гореф-гадәтләрнең берсе. Ислам диненең күпчелек галимнәре бу көнне бәйрәм итү шәригать кануннары кысаларында башкарылса рөхсәт ителә, хәтта мәслихәт тә дигән фикердә. Бәйрәмне уздыру бит бары динебезне көчәйтә торган гамәлләрдән генә тора: бергәләп намазлар уку, салаватлар әйтү, Пәйгамбәребезнең (сгв) күркәм сыйфатлары турында сөйләшергә җыелу, догалар уку... Мәүлидне бәйрәм итүнең балалар өчен тәрбияви ягы да бар, чөнки бу көнне алар Пәйгамбәребез (сгв) турында еш ишетәләр, ә аның тормышын чагылдырган хикәятләр балаларны илһамландыра, күңелләрен баета.

Мәүлид – барлык мөселманнар өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү. Раббыбызга рәхмәтле булыйк, шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә пәйгамбәребезгә багышлап һәм дөнья мөселманнары арасында тынычлык урнашуын сорап догалар кылыйк.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

avatar
1 Meris • 02:17, 2013 Июл 24
That kind of thkining shows you're on top of your game
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе