Рөстәм Миңнеханов: Төрекмәнстан һәм Татарстан халыкларын тирән рухи-мәдәни элемтәләр бәйләп тора

Бүген Казан Кремлендагы Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә Төрекмәнстан Республикасы делегациясе булды. ТР Президенты Рөстәм әфәнде Миңнеханов Төрекмәнстандагы коллегасы Гурбангулы әфәнде Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан җирендә ихлас сәламләп, аларның Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Татарстанга да килү җае табуларына рәхмәт белдерде. Быел апрельда Төрекмәнстан чабышкысы көннәре белән бергә Татарстан мәдәнияте көннәре дә уздырылуын искәртеп, анда барган Татарстан делегациясенә кадер-хөрмәт күрсәтелүе өчен Р.Миңнеханов олы рәхмәт сүзләре җиткерде.

БӘЙЛЕ
2012 Май 16
Бүген Казан Кремлендагы Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә Төрекмәнстан Республикасы делегациясе булды. ТР Президенты Рөстәм әфәнде Миңнеханов Төрекмәнстандагы коллегасы Гурбангулы әфәнде Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан җирендә ихлас сәламләп, аларның Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Татарстанга да килү җае табуларына рәхмәт белдерде. Быел апрельда Төрекмәнстан чабышкысы көннәре белән бергә Татарстан мәдәнияте көннәре дә уздырылуын искәртеп, анда барган Татарстан делегациясенә кадер-хөрмәт күрсәтелүе өчен Р.Миңнеханов олы рәхмәт сүзләре җиткерде, дип хәбәр итә президент сайты.

Тугандаш ике республика арасында елдан-ел дуслык мөнәсәбәтләре ныгый һәм хезмәттәшлек өлкәсе киңәя бара, аеруча сәүдә һәм икътисадта. Татарлар белән төрекмәннәрнең телләре охшаш, дине һәм тарихы уртак, мәдәниятләре бергә үрелгән, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты һәм Төрекмәнстанда гомер итүче татарларга карата яхшы мөнәсәбәт саклануына рәхмәт әйтте. Сезнең делегация әгъзалары Алабуга махсус икътисади зонасында, “ТАНЕКО”, IT-паркта, Казан вертолет заводында булды, “КамАЗ” һәм башка предприятиеләрне яхшы белә. Күпьеллык дуслык үзара хөрмәткә, ышанычка корылган, конструктивлык һәм иҗадилыгы белән характерлана. Алга таба июньдә Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика делегациясе белән Ашхабад сәфәренә барачак, ул көннәрне бәйсез Төрекмәнстанның Конституция кабул итүенә 20 ел тулачак һәм бу вакыйга билгеләп үтеләчәк. Шушы вакытлардан бирле Төрекмәнстан сәяси һәм социаль-икътисади өлкәләрдә зур үсешкә ия булды, дип таныды ТР Президенты.

Татарстан җиренә моннан 4 ел диярлек элек килеп киткән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бу юлы нефть һәм газ, нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, спорт, фәнни нигезле сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек кызыклы булуын белдерде. Хезмәттәшлек итә башлаганнан бирле, Төрекмәнстан Татарстаннан 4806 берәмлек “КамАЗ” машинасы алдырган, шушы ел ахырына кадәр, Г.Бердымөхәммәдов ышандырганча, алар санын 5064кә җиткерү күздә тотыла. Ләкин ул йөк машиналарын безнең географик һәм климатик шартларга яраклаштырып чыгару сорала, авиапарк зур булса да, аеруча “МИ-17” вертолетлары үзен яхшы яктан күрсәткәнгә, Казан вертолетларына ихтыяҗ бар, аеруча санитария-медицина максатларында эшләнгәннәренә – болары туры элемтә кысаларында булса әйбәт, диде олы кунак. Шуларга өстәп, нефть тармагында “Татнефть” белән алга таба планнарыбыз зурдан, Төрекмәнстанда нефть чыгаруны киңәйтәсе, шуңа Татарстан нефтьчеләре ярдәме кирәк, дип тәкъдим итте. Төрекмәнстанда Татарстан вәкиллеге, “КамАЗ”, “Татнефть” кебек зур компанияләрнең дә вәкиллекләре бар. Тагын хезмәттәшлекне “Нижнекамскшина”, “Казан моторлар төзү” берләшмәсе, IT-технологияләр һәм фән-белем бирү өлкәләрендә киңәйтү кирәк, дип саный Төрекмәнстан Президенты.

Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында төрекмәннәрнең 700ләбе белем ала, квота буенча укытуның чикләрен киңәйтү сорала, шулай ук Татарстан яшьләренең дә Төрекмәнстанда белем эстәү мөмкинлеге бар, фән өлкәсендә уртак проектлар эшлик, бигрәк тә әйләнә-тирә мохит, “яшел технологияләр”, кояш һәм җил энергиясе туплау буенча, дип мөрәҗәгать итте чыгышында Г.Бердымөхәммәдов. “Ике халыкның да үткәне шанлы. Шуны исәпкә алып, 2013 елда Ашхабадта халыкларыбыз тарихына карата фәнни-гамәли конференция уздырырга булдык. Шулай ук мәдәният өлкәсен киңәйтү отышлы булачак, туризмны да. Ни дисәң дә, Каспий буе - рәхим итеп инвестицияләр кертегез”, - диде ул. “Рубин” футбол клубын Россия Кубогы яулаулары белән котлап, спортта да Татарстан тәҗрибәсе кирәк булачак: 2017 елда Азия олимпия уеннарын уздырачак Төрекмәнстан үзендә Универсиада үткәрәчәк Казан тәҗрибәсенә ышаныч баглый, диде. Р.Миңнеханов исә, үз чиратында, Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү вакытында өйрәнеп торсыннар, белгечләрегезне җибәрегез, шулай ук аннары да урында бик теләп ярдәм итәчәкбез, Казан Универсиадасына спортчыларыгыз алдан килеп өйрәнүләр узсын, чакырабыз, дип ышандырып куйды.

ТР Президенты тәкъдимнәрне хуплап, үтә җылы могамәләдә барган очрашуда, без үзебез дә барырга, кабул да итәргә әзер, социаль-икътисади, мәдәният, фән, сәнәгать, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләсендә зур кызыксыну бар, яшьләребез дә бергә аралашсын, диде. Төрекмәнстан социаль өлкәне, кешене үзәккә куя, бу тәҗрибә безгә дә отышлы булачак. Аннары Төрекмәнстан бизнесы безнең илебездә булырга тиеш дип саныйм. Сезнең Татарстанга килүегез Татарстан – Төрекмәстан элемтәләрендә яңа киңлекләр ачачак, үзатра файдалы проектлар тормышка ашыруга этәргеч бирәчәк, Россия Федерациясе белән Төрекмәнстан Республикасы арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк, дип басым ясап әйтте Президент Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Татарстан һәм Төрекмәнстан Хөкүмәтләре арасында 2012-2014 елларга каралган сәүдә-икътисад һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек программасы имзаланды, дип яза президент сайты.

Татарстан йөрәгендә булган рәсми очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар, ведомстволар, эре предприятиеләр җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе