
Актриса Синди Ли Гарсия дәгъва белдерү гаризасында продюсер Накула Басилины үзен алдалауда гаепли. Башта аңа фильмның маҗаралы булуы һәм чүлдә төшереләчәге хакында әйткәннәр.
Продюсердан тыш, Гарсия үзенең шәхси тормышына тыкшынган You Tube карамагындагы Google компаниясе вәкилләрен дә гаепләгән. Актрисаның сүзләренчә, видеопорталда "Невинность мусульман» ролигы пәйда булганнан соң, аның адресына янаулар, куркытулар ешайган. Шуңа күрә хәзер ул үзенең оныкларын матди яктан тәэмин итә алмый башлаган.
Дәгъва кылучының адвокаты Крис Армента аның яклавындагы Гарсия булган кадрларны мәхкәмә фильмнан алып ташлатуны мәҗбүр итәргә тиеш дип белдергән.
Элек сюжетта катнашучылар хуҗалар нинди максаттан фильм төшерүләрен әйтмәделәр, дип белдергәннәр.
Фильмны ничек төшерүләре турында авторлар тарафыннан алданган Грузия актрисасы Анна Гурджи да сөйләгән. Аның героинясе Джордж исемле кешенең яшь кәләшен уйнарга тиеш булган. Ә фильм тиздән Җиргә егылып төшәчәк комета турында төшерелергә тиеш булган. Ул ташны изге дип уйлап, төрле кабиләләр көрәш башлап җибәргәннәр.
Әлеге фильм дөньяга чыккач, мөселман илләрендә ризасызлык белдергән тәртипсезлекләр башланган. Аеруча Мисыр һәм Йемендә, Судан, Тунис, Пакистан, Бангладешта катлаулы хәлләр килеп чыккан. Ливиянең Бенгази каласында ризасызлык акциясендә катнашучылар АКШ илчелегенең 4 хезмәткәрен, шул исәптән Америка илчесен дә үтергәннәр. Кинокартинада Мөхәммәд Пәйгамбәр җинаятьче һәм ялганчы (болай әйтүдән Аллаһ сакласын) итеп сурәтләнә.
Алдан хәбәр итүебезчә, 55 яшьлек продюсер Накула үзенең гаиләсе белән Калифорниядән качып киткән. Хәзер аның кайдалыгы билгесез.