Мәскәүдә тагын мөселманнар тоткарланды

Мәскәүдә тагын бер төркем мөселман тоткарланган. Россиядә мондый тоткарлаулар инде гадәткә керде.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 28
Мәскәүдә тагын бер төркем мөселман тоткарланган. Россиядә мондый тоткарлаулар инде гадәткә керде.

27 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Мәскәүнең көнчыгышында ФСБ һәм полициянең "Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” ислам радикал оешмасы тарафдарларын тоткарлавы турында мәгълүмат таратты. Тентү барышында аларда корал, шартлаткычлар, интихарчы билбавы табылган икән. 15 кеше тоткарланган. Әлеге кешеләрнең кемнәр булуы турында беркайда да мәгълүмат юк.

Күп вакытта мөселманнар тоткарланган көнне үк федераль каналлар берсен-берсе уздыра-уздыра бу хакта күрсәтергә яратса, бу юлы ни сәбәптәндер алар бу хакта бик "саран” мәгълүмат бирә. Әлеге чара ноябрь башында Балашихадагы тоткарлауларның дәвамы булуы гына әйтелде.

Россия мөфтиләр шурасында да бу хәрәкәт һәм тоткарлаулар турында интернеттан гына белгәннәр.

Шура рәисе урынбасары Рушан Габбасов сүзләренчә, "Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” оешмасы турында ул әле беренче тапкыр гына ишетә. Тоткарлауларга килгәндә, ул әллә ни аптырамавын белдерде.

"Монда һәрвакыт кешеләрне тоткарлыйлар, шуңа инде гаҗәп түгел. Ислам дине кешеләрне үтерүгә һәм зарар китерүгә каршы, шуңа дин белән бәйләргә кирәкми. Ә монда интихарчы билбауларын табу турында сөйли башладылар”, ди ул.

Чыннан да, Россиядә мөселманнарны тоткарлаулар инде гадәткә керде. Аларның күбесен җәмәгатьчелек хәтта белми дә кала. Чынлыкта мөселманнар җәберләнмәгән бер генә Русия төбәге дә, мөгаен, юктыр.

Татарстан һәм Башкортстанда, нигездә, "Хизб ут-Тәхрир” хәрәкәте вәкилләрен тоткарлаулар турында әйтелә, ә менә шулай ук Россиядә тыелган "Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗрә” оешмасы турында әллә ни ишетелгәне юк иде.

Бары моннан өч ел элек Татарстанда "тәкъфирчелек” хәрәкәтенә катнашуда шикләнелгән дүрт кешегә кисәтү ясалды.

Алар Пакистан һәм Әфганстан чигендә булган сугышу тәҗрибәсен алып инде монда шөгыльләнергә дип кайтканнар, диелде.

Әлеге оешма, прокуратура кисәтүендә язылганча, иң радикаль ислами оешмаларның берсе булып тора. Оешма идеологиясе һәр мөселман "кәферләр” белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше "кәфер” булып тора. Җиһад дөньяви характердагы һәр дәүләт җирлегендә бара ала. Әмма оешма әгъзаларына "дошман” җирендә тору тыела, бары тик сугышу максатында гына ул җирләрдә яшәргә ярый дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе