Мәчетләрне байлар тотарга тиеш

Шундый кешеләр бар ки, алар белән тәүге очрашу вакытында ук күңелеңдә үзең дә аңлап бетерә алмаслык яктылык...

БӘЙЛЕ
2024 Фев 05

Шундый кешеләр бар ки, алар белән тәүге очрашу вакытында ук күңелеңдә үзең дә аңлап бетерә алмаслык яктылык, илаһи нурлар пәйда булгандай тоела.

2012 ел. Самими йөзле, кече күңелле Кәлимулла хәзрәт белән әңгәмә коруы авыр булмады. Сөйләвенә караганда, аның дингә кереп китүе уйламаганда, көтмәгәндә генә килеп чыккан икән. Хәер, болай дип батырып әйтү бәлки хаклыкка туры килеп тә бетмидер. Ник дигәндә, әтисе Нурулла хәзрәт Лаеш районының Кече Елга авылында гомер бакый муллалык вазифасын башкара. Шуңа күрә башлангыч дини белемне Кәлимулла әтисеннән ала дисәк тә хата түгелдер.


1947 елда Лаеш районының Кече Елга авылында туып-үскән Кәлимуллага гомере буена мал табибы булырга туры килә. Эшен яратып башкара. Туган төбәгендә һәм Биектау районында эшләп пенсиягә чыга. Аннары ул Константиновка бистәсенә килеп төпләнә. Әлеге бистәдәге мәчетнең салынуына куанып йөри ул. Илһам Кадыйр улы дигән кеше изге йортның нигезен төзеп куеп, гарәп илләре көче белән аның инде диварлары, манарасы да калкып чыга. Әмма шуннан соң эшләр сүрәнләнә, хәтта ки туктап кала.


2007 елда тынгысыз җаннар – хатын-кызлар дин сабагы алырга урын юк, дип мәсьәләне кабыргасы белән куялар. “Әйдә, безгә килеп укыгыз. Урын җитә бит”,-дип ул вакытларда әле төзелеп бетмәгән мәчет янындагы үз өенә төртеп күрсәтә аларга Кәлимулла. Тик моңа риза булмый гүзәл затлар. Алар дин сабагы алу өчен мәчеттә берәр урын җайлап булмасмы дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр аңа. Кәлимуллага үзенең дуслары белән, кем әйтмешли, җиң сызганып эшкә керешергә генә кала. Алар бер бүлмәгә ишек куеп, ут кертеп, җылыткычлар көйлиләр. Шулчагында авылның элеккеге мулласы Габделбарый хәзрәт аңа: “Кәрим, син мәчетне үз карамагыңа ал инде”,-дип көтелмәгән тәкъдим ясый (биредә өстәп, шуны әйтү мәслихәт: мөрәҗәгать итү өчен җайлы булгангамы, бистә халкы аңа Кәрим дип дәшергә күнегеп китә). Югыйсә, дин сабагы алырлык бүлмәне әзерләп бетергәч, гадәти бер мәхәллә кешесе генә булып калырмын дип ниятләгән иде ул. Тик бистә мөселманнары башкача хәл кылды: аңа ышаныч белдереп, имам итеп сайлап куйдылар.

2007 ел иде бу. Беркөнне бер ханым Кәлимулла хәзрәткә ”Горводзеленхоз” җитәкчесе Роза Җаббаровага агач материаллары сорап барырга киңәш бирде. Роза Шәрифулла кызы аның гаризасын алгач, 10 кубометр агач бирергә дигән кәгазьгә имзасын салды. Зур шатлык иде бу Кәлимулла хәзрәткә. Сәмруг кош тоткандай куанды ул әлеге хәлгә. Шул агачларны ярдырып, ул мәчетнең идәненң җәюгә иреште. Аннары мәхәллә кешеләре аңа төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче Илдус Галиевкә мәчетнең эчке ягын штукатурлау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Кәлимулла барды Илдус Йосыф улы янына. Үзенең гозерен ирештерде. Каршы килмәде Илдус әфәнде. Озакка сузмыйча, гыйбадәтханә диварларын матурлап бирде. Өйалдын да эшлисе бар иде әле. Ул бер оешма җитәкчесе Раил Зыятдиновка кирпеч сорап барды. 2 мең кирпечне берсүзсез бирдерде ул. Хәтта эшчеләрен дә җибәрде. Бригадир аңа: “Миңа акчаң кирәкми. Ә менә бу 4 егеткә эшләгәннәре өчен 2шәр мең сум акча түләрсең”,-ди. Шунда күңелсезлек халәте кичерә Кәлимулла хәзрәт, чөнки кесәсендә бер тиен дә акчасы юк.


Менә мәчет ишегалдында Илһам Кадыйр улы пәйда була. “Кәрим, нишләп болай моңаеп утырасың?”-дип сорап куя ул аңардан. Хәлне сөйләп бирергә туры килә. Шуннан ни булды дисезме? Илһам әфәнде берсүзсез китерде бирде 8 мең сум акчаны. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә махсус җибәргән иде аны, кем әйтмешли, көймәсе комга терәлгән кешеләргә ярдәм итү өчен?!
“Исләрем-акылларым китте минем шул чагында! Үзем өчен булса, алай ук килеп тә чыкмас иде әле. Ә монда барысы да уңай хәл ителде. Константиновкада халык әйбәт безнең. Мондагы кебек киң күңелле, ярдәмчел кешеләрне күргәнем юк иде”,-ди Кәлимулла хәзрәт мондый хәлгә шаккатып.


Әлбәттә, өйдәгеләр дә гел булышып тора Кәлимулла хәзрәтнең изге гамәлләренә. Узган елда ул хәләл җефете Гөлинә белән хаҗ сәфәрендә йөреп кайтты. “Мин хаҗга бара алырмын дип уйламаган да идем. Анда кешеләрнең күплегенә исем китте. Ак күбекле диңгез диярсең. Мәккә-Мәдинәгә баргач, хәләл җефетемнең бөтен авырулары бетте. Анда Раббыбызның рәхмәте күп ява. Динебез көчәеп китсә, Аллаһы боерса, хәмер эчү, тәмәке тарту бетә, фахишәлек кире чигенә. Хәрәмнәрдән тыелып, хәләл ризыклар гына куллансак иде”,-ди Кәлимулла хәзрәт.


Улы Илмаз һәм кызлары Эльза белән Луиза да даими рәвештә ярдәм итеп торалар. Сарайдагы 2 тананы, 50 казны, тавыкларны каян үзе генә карап өлгерсен ди ул. “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укыганда да тылының нык булуы ярдәм итте. Хәзерге вакытта Кәлимулла хәзрәт Казандагы Россия Ислам университетына кереп белем алу турында уйлана. Шөкер, бүген көн саен 5 вакыт намазны мәчеттә укыйлар алар. Ә җомга намазларына 40лап кеше җыела.
“Авылларда күп мәчетләр буш тора, чөнки утка, суга, газга түләргә хәлләреннән килми. Байларның күбесе шәһәрләрдә яши. Алар еш кына туган авылларын оныта. Үзләренә кирәк вакытта, ягъни әтисен, әнисен, якын туганын җирләгәндә генә туган төбәкне искә төшерәләр. Элек байлар тоткан безнең мәчетләрне. Хәзер дә ул шулай булырга тиеш. Бездә еш кына яшь имамны авылга эшкә җибәрәләр дә, ул эшләми диләр. Башта аны тору урыны, хезмәт хакы белән тәэмин итәргә, аннары гына эшне сорарга кирәк. Дөрес, иренмәсәң, авылда да яшәргә була. Хак Тәгалә: “Сорагыз, Мин бирермен”,-дигән. Әмма кул кушырып, бернәрсә дә эшләмичә, гел соранып кына утырырга дигәнне аңлатмый ул. Изге гамәл кылучыларга, хәләл юнәлештә хәрәкәтләнүчеләргә генә бирә Раббыбыз”,-дип төгәлләде сүзен Кәлимулла хәзрәт.


Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе