Моннан тыш, Америка дәүләте башлыгы АКШның бу гарәп иленә хәрби һөҗүм ясау хокукы булуы турында аңларга ирек бирде. Дөрес, хәзергә мәсьәләне сәяси көйләү өстенлек итә.
Америка әйдәманы Барак Обама АКШның Сүриягә һөҗүм булырга мөмкин икәнлеге турында белдерде, әмма хәзерге вакытта хәрби низагны сәяси яктан җайлау варианты өстенлекле санала. “Хәзер без мәсьәләне хәрби юл белән хәл кылуны карамыйбыз, тик Сүриядәге хәл тотрыклы түгел һәм без һәр мөмкинлекне карауны дәвам итәбез”,-дип белдерде АКШ җитәкчесе, хәрби сценариене күз уңында тотып. Шул ук вакытта Обама Женевада бара торган сөйләшүләрне “биниһая зур хәтер калдыргыч” дип атады.
Шул ук вакытта АКШ Президенты Россияне Сүриядә яшәүчеләрнең ачлык мәсьәләсенә “битараф калуда” гаепләде. Аның фикеренчә, Россиянең Көнбатыш варианты резолюциясен кабул итмәве нәтиҗәсендә Якын Көнчыгыш илләренең ризыкка кытлыгын хәл итү кичектерелеп килә. Исегезгә төшерәбез, бу документ кайбер калаларны камап алган Димәшкъка карата каты чаралар куллану мөмкинлеген күз уңында тота. Россия ягы БМОның Совбездәге Көнбатыш резолюциясенә кул куймый, аны Президент Башар Әсәдкә ачыктан-ачык басым ясау дип саный.
Мондый белдерүне Обама АКШка 11 февральдә килгән Франция Президенты Франсуа Олланд белән бергәләп үткәрелгән матбугат конференциясендә ясады. Франция матбугаты белдерүенчә, бу визит ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең дустанә торгызылуын аңлата.
Исегезгә төшерәбез, Париж белән АКШ мөнәсәбәтләре соңгы вакытларда шактый суынган иде, чөнки АКШ милли иминлеге агентлыгы французларның да телефоннарын тыңлап, алар артыннан да күзәтү үткәрде. Франсуа Олланд белдергәнчә, алар Барак Обама белән терроризмга каршы уңышлы көрәшүнең кайбер детальләрен ачыклаганнар... Ак йорт башлыгы Америка бер генә ил белән дә аларның гражданнарын күзәтүгә каршы булу турында килешү төземәгәнлеге хакында белдергән. “Ләкин без кешеләрнең шәхси тормышына кагылгысызлык хокукына ия булуны сакларга омтылабыз”,-дигән АКШ Президенты үзенең чыгышында.