Зәкәт һәм сәдака

“Хәлле кешедән аның сәдакасын ал, син аны паклыйсың һәм аклыйсың” (“Тәүбә” сүрәсе, 103 аять) 

БӘЙЛЕ
2016 Июл 08

“Хәлле кешедән аның сәдакасын ал, син аны паклыйсың һәм аклыйсың” (“Тәүбә” сүрәсе, 103 аять) 



Ислам диненең нигезенә үк социаль дөреслек салынган. Ул “сәдака”, "зәкәт” дип атала. Болар мөселманнарның салымы, аны хәлле һәм хәлсез кешеләр дә бирергә тиешле. 



Билгеле булганча, зәкәт исламның биш баганасың берсе булып тора һәм ул елга бер тапкыр ярдәмгә мохтаҗ кешеләр файдасына бирелергә тиешле. Әгәр дә кешенең үз ихтыяры белән бирелүче сәдаканы искә алсак, хәйриячелек һәм социаль хезмәтләрне - ислам динен тотып торучы, төп нигез диеп әйтә алабыз. Мөселман хәйриячелек оешмалары эшчәнлеге нәкъ тә зәкәт һәм сәдакалар ярдәмендә эшләп килә. 

Зәкәт Коръәндә, намаз кебек үк, 27 тапкыр искә алына. Зәкать сүзе гарәп теленнән “чистарыну”, “үсү” дигәнне аңлата. Изге Коръәндә бөек Аллаһ әйтә: “Кем керем ала, шул чистарынырга тиеш” (“Кояш” сүрәсе, 9 аят). Шул рәвешле, зәкәтне түләү мөселман өчен чистарыну булып санала. 



Зәкәтнең мөһимлеген без хәдисләрдән укып та белә алабыз: “Бер ир кеше Пәйгамбәр (с.г.в.) янына килә һәм әйтә: “Нинди эшем җәннәткә китерергә мөмкинлеген миңа белдерт”, ди. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә: “Аллаһка гына итагать итәсең һәм аны бернинди зат белән дә тиңләмисең, догалар укыйсың, зәкать түлисең һәм туганлыкны саклыйсың”. (Бохарадан һәм Мөслимдә тәрҗемә ителә) 



Зәкәт - исламның биш баганасың берсе, димәк, мөселманнар өчен мәҗбүри гамәл. Ислам тарихы һәм хәйриячелек бик зур масштабларга ия. Зәкәт социаль-экономик күренеш буларак, җәмәгатьтә тормыш көнкүрешенең күп аспектларына кагылышлы социаль дөреслек. Бүген бөтен дөньяда Зәкәт җыю һәм тарату өстендә эшләүче хәйриячелек оешмалары ачык. Безнең илгә килгәндә, мәсәлән, Татарстан Республикасы Диния назәрәте каршысында, күп еллар инде актив рәвештә “Зәкәт” хәйрия фонды эшләп килә. 



Исламны - социаль хезмәтләрне үтәүне өммәтенә бурыч итеп куйган, социаль-җаваплы дин дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Әйтергә кирәк, моңа хаттә мөселманнар янында яшәүче башка халыклар да игътибар иткән. Менә, мәсәлән, рус язучысы Антон Чехов бу хакта ниләр язган: 



“Мөселманнар үз җаннарын коткарылып калу хакына кое казый. Әгәр дә безнең һәркайсыбыз мәктәп, кое яисә башка әйбер калдырсак, яхшы булачак, җир йөзеннән эзсез китмәсәк иде”. 



Социаль хезмәтны чынга ашыру ике төп шарттан тора: теләк һәм мөмкинлек. Теләк турында сөйләгәндә, без Исламның кешеләрне яратуга өндәвен аңлыйбыз. Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү теләге тусын һәм матди яктан мөмкинлек булсын өчен Зәкәт һәм сәдака бар. Нәкъ алар ярдәмендә күпсанлы социаль проектлар бар, шулар ислам цивилиясенең байлыгы. 



Шуны ассызыклап үтү мөһим, зәкәтне санап чыгаруның шартлары булдырган, бик җаваплы гамәл. Үрнәк өчен берничә аспектын язып үтәбез. 



Зәкәт итеп: алтын, көмеш, шулай ук акча һәм 85 грамм алтынга тиң товар, тере мал, бал һәм төрле иген культуралары бирергә мөмкин. 



Мәсәлән, бер тонна балның 100 килограммын зәкәт итеп бирү тиеш. Әгәр инде сүз карабодай, бодай һәм дөге ише иген культуралары турында бара икән, җыелган уңышның уннан бер өлеше мохтаҗларга бирелергә тиешле. Татарларның йолаларында уңышның уннан бер өлешен түләүне, “Гошер сәдакасы” дип әйтү гадәткә кергән. Мәхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) зәкәт күләмен 85 грамм алтын бәясендә булырга тиеш диеп билгеләгән. Шуны ассызыкларга кирәк, сүз эш өчен ел буе әйләнештә булган алтын турында, түгел ә өйдә яисә банкта ятканы турында бара. 



85 грамм алтынның зәкәт бәясеннән 2,5 процент күләмендә түләнелә. Көмештән акчалата түләү мөселманның 600 грамм көмеше булып, ул аны ел буе кулланмаган очракта килеп чыга. Ул очракта 600 грамм көмешнең 2,5 граммын түләргә кирәк. 



Зәкәтне санап чыгаруда ук зур дөреслек салынган. Мәсәлән, әгәр сез 30 баш сыерга яки үгезгә ия булсагыз һәм алар ярты ел болыннарда көтүлектә йөрсәләр һәм шул вакыт аралыгында 30 данәдән азаймаса, зәкәт бер баш сыер белән түләнелә. Ләкин маллар болыннарда ярты елдан азрак йөрсәләр, зәкәт түләргә кирәкми. Мәсәлән, Рәсәйнең урта өлешендә, кагыйдә буларак, терлекләр болыннарда ярты елдан азрак көтелә. Илнең Көньяк районнарында, киресенчә, 7-8 ай көтелә. Ничек кенә булмасын, һәр аерым очракта бу сорауга индивидуаль якын килергә һәм терлекнең болыннарда күпме вакыт булганнарын катгый рәвештә санап чыгару кирәк. 



Рәсәй турында сөйләгәндә, шулай ук ассызыклау мөһим, зәкәт буларак ел дәвамында кулланышта булмаган 120 меңнән дә түләү мәҗбүри. Шулай ук бу складларда яткан товарларга да кагыла. Монда алтын бәясеннән һәм күпме вакыт узган булуыннан санап чыгарырга кирәк. 



Шулай ук зәкатьне билгеләүнең үз катъгый таләпләре барлыгын искәртеп үтү мөһим. Алар турында Аллаһ “Тәүбә” сүрәсенең 60нчы аятендә әйтә. Анда зәкәтне нинди кешеләр арасында бүлеп бирергә яравы турында санап чыгылган. Барлыгы сигез төргә бүленә: 



1. Хезмәт итеп үз тормышлары өчен акча эшли алмаучы хәерчеләр: ятимнәр, толлар һәм эшсезләр; 



2. Тормыш итәр өчен бик аз кереме булган - мохтаҗлар. 

3. Зәкәт җыючы һәм аны бүлеп таратучыларга (хезмәт хакы буларак). 



4. Яңа гына дингә килгән, иманга якын, ләкин диндә көче җитмәгән мөселманнарга. 



5. Колларны сатып алу һәм азат итү өчен (хәзерге заманда бу үз актуальлеген югалтты, тик шулай да үз вакытында коллыкны бетерүдә зур стимул булган). 



6. Бурычлы кешеләргә, бурычларыннан котылу өчен, әгәр дә ул кешегә: бәла-каза килсә, ул өйләнсә, гаилә чыгымнарына яки аңа өй төзергә кирәк булса. 



7. Аллаһ юлында булган, Исламны өйрәнүче мөселманга. Бу очракта бу аның чыгымнарын каплау һәм алга таба да белемен дәвам итү өчен. Ешрак бу студентларга кагыла; 



8. Читтә йөргән, үз илләренә кайтырга ярдәмгә мохтаҗ юлчыларга. 



Зәкәт бары мөселманнар арасында гына бүленергә тиешлелеген дә ассызыкларга кирәк. Бу турыда Коръәндә төгәл язылган. Тик мөселман булмаганнарга да хәер-сәдака түләргә ярый. Мәсәлән, Пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыны Гәйшә яһүд хатынын ашаткан һәм Пәйгамбәр (с.г.в.) моны сәдака дип санаган. 



Зәкәтнең барлык нечкәлекләрен санап чыгу озак, тик бәхеткә безнең илдә әдәбият, шулай ук зәкәтне санап чыгаручы фондлар аз түгел, шуңа күрә теләге булганнар анда үзләренең сорауларына җавап таба алалар. 

Өстәрәк әйтеп узганча, зәкәттән аермалы буларак, сәдака, иманлы кешенең үз теләге белән бирелә торган хәер. 



Сәдака акча белән генә түгел, ә кием-салым һәм азык-төлек рәвешендә дә бирелергә мөмкин. Бигрәк тә Аллаһ тТагәлә юлында корбан иткән хезмәт, вакыт, көч кебек материаль булмаган әйберләр сәдакагә санала. Сабырлык кылу, кешеләрне ярату һәм аларга карата яхшы мөгаләмәдә булу да Аллаһ хакына булса, сәдака итеп саналырга мөмкин. 



Рәсәй җәмәгатьчелеге, Рәсәй мөселманнарының хәйриячелек тарихы байлыгы, зәкәтне торгызу институты һәм сәдака практикасы зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә мөселман оешмаларына зәкәт һәм сәдаканы бирергә тиешлек турында бик күп аңлатма эшләре алып барырга туры килә. Кызганычка каршы, кешеләр әлегә зәкәт бирү аларның малларын пакълавы турында аңламыйлар. 



Социаль эшләрне торгызу хәзерге замандагы эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләрнең зәкonнең мөһимлеген аңлавыннан тора. Социаль хезмәтне күтәрү зәкәт һәм сәдака түләү йоласын торгызудан гына тора, монда өченче юл юк. 



Илдар Баязитов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе