Татарстан мөфтие Ураза гаете белән котлады

Һәр мөселман өчен Ураза гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Әгәр минем өммәтем кешеләре Рамазанның савабы ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәләр, алар Рамазан аеның ел буе дәвам ителүен теләр иделәр», - дигән. Икенче бер хәдистә исә: «Аллаһ юлында бер көн дәвамында ураза тоткан бәндәсен Аллаһ 70 еллык юл озынлыгы вакытка уттан саклар», - диелгән.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 25. Фото:dumrt.ru

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Ураза гаете белән котлыйм! Динебезгә хөрмәт күрсәткән татарстанлыларга үземнең ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Һәр мөселман өчен Ураза гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Әгәр минем өммәтем кешеләре Рамазанның савабы ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәләр, алар Рамазан аеның ел буе дәвам ителүен теләр иделәр», - дигән. Икенче бер хәдистә исә: «Аллаһ юлында бер көн дәвамында ураза тоткан бәндәсен Аллаһ 70 еллык юл озынлыгы вакытка уттан саклар», - диелгән.

Соңгы елларда ураза һава температурасы иң эссе булган җәйге айларга туры килә, ә көн озынлыгы 20 сәгатькә кадәр җитә. Аллага шөкер, бернинди киртәләр дә рамазан ае уразасын өзмәде! Дин галимнәре әйткәнчә, чын мөселманга гыйбадәт кылу өчен елның һәр вакыты яхшы, ә ялкау кешегә сәбәп табылып тора ул.

Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар, чөнки хәдисләрдән билгеле булганча: «Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы». Ураза тотучыларга догалары кабул булып, белеп һәм белмичә кылган гөнаһлардан арынырга язсын! Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабуллардан кылсын иде!

Ислам традицияләре, башка дөньяви диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Ислам милләткә, дингә бүлмичә һәркемгә мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә. Изге Рамазан дәвамында күзәтелгән исламның шушы мәңгелек кыйммәтләренә омтылыш алга таба да һәр мөселманның төп максаты булсын.

Раббыбыз татарстанлыларга ике дөнья рәхәтен бирсен, барлык традицион конфессияләргә тыныч һәм килешеп яшәргә, гыйлем белән өммәтебезне ныгытырга ярдәм итсен! Амин!

Ихтирам һәм изге догалар белән, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе