Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да исламдагы иң күркәм айларның берсе - рабигыләүвәл башлануы белән ихластан котлыйм!

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 30. Фото:dumrt.ru

2016 елның 30 ноябрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәллам) дөньяга килгән.

Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) туган көне - рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне. Мөселманнар 11-12 нче көннәр арасын Мәүлид киче буларак билгеләп үтәләр.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рәбигыләүвәл - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае. Коръәни-Кәримдә әйтелә:

“(Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте).

Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне үзенең илчесе - рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкате.

Дин кардәшләребез рабигыләүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне олылап вәгазьләр укыйлар, мөнәҗәтләр башкаралар, догалар кылалар. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтәләр. Салават ул - Пәйгамбәребезне мактау дигән сүз.

Раббыбыз «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә карата салаватлар әйтергә боера:

«Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм сөннәтенә ияреп, аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен!

Мәүлид аенда Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе