Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Нәфел гамәлләрне күбрәк кылыйк

Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм: “Бер кеше Рамазаннан соң Шәүвәл аенда алты көн руза тотса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен тәмугка хәрам кылыр”, - дигән. Һәр көне бәрабәренә кырык шәһит савабын бирер, сугышка шәһит булган сәхабәләр сәвабын бирер. Һәр көне бәрабәренә бу кеше өчен оҗмахта бер шәһәр бина кылырлар.Беренче көнне ул кешенең кырык еллык гөнаһысы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә ул кешегә гамәл дәфтәрен Кыямәт көнендә уң кулына бирер. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә оҗмах хөлләләреннән кырык хөллә кидерер. Ул кешегә өчен кырык дәрәҗә бирелер.

БӘЙЛЕ
2023 Мар 07

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде үә галәә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Шәүвәл аена кердек. Шәүвәл аеның тарихы белән танышып үтик. Башка айлар кебек бу айның исеме дә гарәп шаһларының берсе белән бәйле.

Бәни Гайсә кабиләсенең Әнүш исемле шаһы булган. Ул гомеренең күбрәк өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләрне, аларның тән төзелешен өйрәнеп уздыра торган булган. Һәрбер гамил (эшләүче) кебек үк, моның да сәерлеге була - ул гомере буе диңгез буенда яшәргә тиешле кигәвен зурлыгындагы яшел чебен эзли. Көннәрдән бер көнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп: “Мә һәзәл шәүвәләтә”, - дип кычкырып җибәрә. Мәгънәсе “Бу нинди ачыш!” дигәнгә туры килә. Бу вакытта “Туван” дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш бу айны шушы ачыш хөрмәтенә: “Шәүвәл”, - дип атый.

Шәүвәлнең беренче көне Гает фитр көне - Ураза бәйрәме. Рамазан рузасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көн. Бу көндә гает намазы уку һәр мөселманга ваҗип. Фәкыйрьләргә сәдака һәм тәгам биреп, хөрмәт күрсәтү зур сәваплы эшләрдән булып санала.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Бу Рамазан рузасыннан соң Шәүвәл аенда алты көн руза тотса, ул кеше тулы елны руза тоткан кебек сәваплы булыр, чөнки безнең шәригатебездә бер изгелеккә ун өлеш саваптан ким булмас. Хисап итсәк, утыз көнгә өч йөз көн ураза савабы булыр. Алты көнгә алтмыш көн ураза савабы булыр. Бу өч йөз алтмыш көн камил бер ел булыр”, - дип әйткән.

Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм: “Бер кеше Рамазаннан соң Шәүвәл аенда алты көн руза тотса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең тәнен тәмугка хәрам кылыр”, - дигән. Һәр көне бәрабәренә кырык шәһит савабын бирер, сугышка шәһит булган сәхабәләр сәвабын бирер. Һәр көне бәрабәренә бу кеше өчен оҗмахта бер шәһәр бина кылырлар.Беренче көнне ул кешенең кырык еллык гөнаһысы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә ул кешегә гамәл дәфтәрен Кыямәт көнендә уң кулына бирер. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә оҗмах хөлләләреннән кырык хөллә кидерер. Ул кешегә өчен кырык дәрәҗә бирелер.

Икенче көн руза тоту белән җитмеш хаҗ савабын язалар. Өченче көн руза тоту белән ике йөз шәһит савабы язылыр. Бу кешенең каберенә һәр көндә йөз фәрештә зиярат кылыр - кыямәт көненәчә бу кешегә өчен изгелекләр язырлар.

Дүртенче көн Аллаһы Тәгалә дөнья һәм ахыйрәт хаҗәтләреннән бу кешенең җитмеш хаҗәтен үтәр. Һәр көндә бу кеше өчен җитмеш мең фәрештә мәгъфирәт теләр, ягъни: “Йә, Рабби! Бу бәндәнең гөнаһсын ярлыка”, - дип, дога кылырлар.

Бишенче көне белән Аллаһы Тәгалә догасын кабул итәр. Ул бәндәдән кабер газабын күтәрер. Кыямәт көнендә бу кешенең йөзе нурлы булыр. Алтынчы көн белән бу кемсәгә Аллаһы Тәгалә алтмыш ел руза савабын язар. Әгәр шушы арада вафат булса, шәһит булып үләр.

Бу Шәүвәл аенда руза тоту чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнендә булса, савабы күбрәк булыр. Аның өчен пәйгамбәр галәйһиссәләәм: “Бер кеше Рамазан аенда руза тотып, Шәүвәл аенда алты көн чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, кече җомга көн руза тотса оҗмахка керер”, - дигән.

Бу алты көн руза тоту өчен бу кадәр савап булуына гаҗәпләнмәгез, анын өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте күп: бер изгелеккә ун өлеш савап бирер, кайберәүләренә җитмеш өлеш савап бирер, ә кайберәүләренә мең-мең өлеш савап бирергә кодрәте җитә.

Изгелекләрнең савабын Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем бирмәс. Аллаһы Тәгалә: “Мин аларга зур әҗер әзерләдем!” – дип әйтә.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Кыямәт көнендә кешенең гамәлләреннән иң элек намаз турында хөкем ителер. Әгәр намаз кабул ителсә, ул кеше уңышка ирешер. Ә инде намаз кабул булмаса, ул кеше уңышсызлыкка ирешер. Фарыз намазларында җитешсезлекләр булса, Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: “Аның укылган нәфел (өстәмә) намазларына карагыз!” – дип әйтер. Фарыз намазларда булган кимчелекләр нәфел намазлары белән каплана. Шулай ук башка гамәлләр белән дә (ураза, зәкәт, хаҗ) белән хисапланырлар.

Бу хәдистән чыгып шуны әйтергә була: безнең хисапта нәфел гамәлләр күп булырга тиеш, шулар белән фарыз гамәлләрдә булган җитешсезлекләрне тулыландырыр өчен. Кайбер кешеләр: “Фарызны гына кылсак, безгә җитә, нәфел гамәлләрне башкалар укысыннар”, - дип әйтәләр. Әйе, фарызны үтәп, өстебездән төшә, ләкин фарыз тиешле дәрәҗәдә башкарылса гына. Һәр гамәлне кылганнан соң, булган кимчелекләр өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу сорыйбыз. Шуның өчен өстәмә нәфел гыйбадәтне үтәсәк кенә, камил сыйфатлы гамәлләргә ирешәчәкбез.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе