Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Мәрхәмәтле һәм кече күңелле булыйк!

Сөекле Пәйгамбәребезнең "Сезгә Аллаһның ярдәме мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аша килер" дигән хәдисе бар.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 28. Фото:dumrt.ru

29 июльдә Казанда Горки-Әмәт урман паркында “Йөрәкле шәһәр - Сердца города” дип исемләнгән инклюзив гаилә фестивале узачак. Әлеге чара физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы канлы тормышка тарту максатыннан оештырыла.

Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Зәкәт” хәйрия фонды оештыра. Анда “Зәкәт” фонды карамагында булучылар гына түгел, теләге булган һәркем катнаша ала. Мондый фестивальнең Казанда узганы юк иде әле.

Фестиваль кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар үзенең иҗатын күрсәтәчәк. Алар биеп, шигырь сөйләп, җырлап күрсәтәчәк һәм театральләштерелгән тамашаларда катнашачак. Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар, сабын куыгы өрү тамашасы, аквагрим (йөзгә сурәт төшерү) һәм “Э-моция» инклюзив иҗат студиясенең «Йөрәкле шәһәр- Сердца города» спектакле көтә.“Э-моция» инклюзив иҗат студиясе физик мөмкинлекләре чикле яшьләрдән оешкан төркем. Аларның берничәсе "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә оештырылган "Бер-беребезгә терәк булыйк!" проектында катнашучылар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе