Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Дөньяда иң көчлесе нәрсә?

Гали радыйяллааһү ганһү пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кияве көчле кешеләрнең берсе иде. Аны сугышта беркем дә җиңә алмаган, хәтта аяктан да ега алмаганнар. Бер егет, аның янына килеп: “Йә Гали радыйяллааһү ганһү! Дөньяда иң көчле нәрсә ул, әйт әле?” - дип сораган. Гали радыйяллаһү ганһү, бераз уйлагач: “Дөньяда иң көчле ул тимер”, - дип җавап кайтарган. Аннары уйлагач: “Ут, чөнки тимер утта эри”, - дип әйткән. Тагын бераз вакыт үткәч: ”Су утны сүндерә, ә судан җил көчле, ә җилдән - тау, ә таудан кеше көчле. Шундый махсус кешеләр бар (без аларны альпинистлар дип атыйбыз) тауның иң башына менеп: «Без җиңдек”, - дип сөенәләр. Ә кешедән көчле - йокы. Кеше нинди көчле һәм гайрәтле булмасын, аның йокысы килсә, йокы аны аяктан ега. Ә йокыдан да көчле - кайгы. Чөнки хәсрәт килсә, кешенең ашыйсы да, йоклыйсы да килми.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 21. Фото:Islamdag.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде үә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Гали радыйяллааһү ганһү пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кияве көчле кешеләрнең берсе иде. Аны сугышта беркем дә җиңә алмаган, хәтта аяктан да ега алмаганнар. Бер егет, аның янына килеп: “Йә Гали радыйяллааһү ганһү! Дөньяда иң көчле нәрсә ул, әйт әле?” - дип сораган. Гали радыйяллаһү ганһү, бераз уйлагач: “Дөньяда иң көчле ул тимер”, - дип җавап кайтарган. Аннары уйлагач: “Ут, чөнки тимер утта эри”, - дип әйткән. Тагын бераз вакыт үткәч: ”Су утны сүндерә, ә судан җил көчле, ә җилдән - тау, ә таудан кеше көчле. Шундый махсус кешеләр бар (без аларны альпинистлар дип атыйбыз) тауның иң башына менеп: «Без җиңдек”, - дип сөенәләр. Ә кешедән көчле - йокы. Кеше нинди көчле һәм гайрәтле булмасын, аның йокысы килсә, йокы аны аяктан ега. Ә йокыдан да көчле - кайгы. Чөнки хәсрәт килсә, кешенең ашыйсы да, йоклыйсы да килми. Аннары Коръәндә ул: “Кешеләрнең йөрәкләре Аллаһы Тәгаләне искә алу белән тынычланырлар”, - дигән аятьне укыды. (әр-Рәгыд сүрәсе, 28 аять).

Нәтиҗәдә дөньяда иң көчле нәрсә булып Аллаһы Тәгаләне искә алу санала.

Зикер турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә 300 урында искә ала.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

“Ислам дине сезгә биргән нигъмәтләремнең иң зурысы, шөкер йөзеннән Мине зикер итегез! Коръән белән вәгазьләнегез, әмерләрен үтәгез, тыйганнарыннан тыелыгыз, шуны башкаларга да ирештерегез! Мине зикердән куймагыз, нигъмәтләремне онытмагыз, шулай булсагыз, Мин дә сезне дөнья һәм ахирәт рәхмәтемә алырмын. Нигъмәтләремә шөкер итүдән баш тартып, көферлек кылмагыз!” (әл-Бәкара, 152 аять).

“Ий мөэминнәр, Аллаһуны күп зикер итегез” (әл-Әхзәб сүрәсе, 41 аять).

“Һәм Аллаһыны күп зикер итүче ирләр һәм хатыннар, Аллаһ вак гөнаһларына ярлыкауны вә изге гамәлләренә олуг әҗерләр хәзерләде» (әл-Әхзәб сүрәсе, 35 аять).

“Аллаһ - зикерләренең иң зурысы» (әл-Гәнкәбүт сүрәсе, 45 аять).

Бервакыт бер сәхабә радыйяллааһү ганһү: “Йә Рәсүүлүллааһ, дөреслектә шәригатьтә күп әмерләр бар, шуларны өйрәтегез миңа, аны тормышымда кулланыр идем”, – дип әйтте. Рәсүүлүллаһ галәйһиссәләәм аңа: “Синең телең Аллаһы Тәгаләне искә алу белән юешләнеп торсын”, - дип җавап кайтарды.

Әбү Муса радыйяллааһү ганһү сөйли, Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм әйтте: “Кем Аллаһыны искә төшерә, ул тере шикелле, ә кем Аллаһыны искә алмый, ул мәет кебек”.

Мөгаз бин Җәбәл радыйяллааһү ганһү сөйли, Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм әйтте: “Җәннәттәге кеше бер нәрсә хакында гына кызганыр, Аллаһыны искә алмаган буш вакытын”.

Рәсүүлүллаһ салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Кем Аллаһыны эчтән искә алса, Аллаһы Тәгалә дә аны эчтән искә төшерә. Кем Аллаһы Тәгаләне кешеләр алдында искә алса, Аллаһы Тәгалә дә аларны фәрештәләр алдында искә ала”, - дип әйтте.

Аллаһы Тәгаләне искә алган төркемне фәрештәләр уратып алалар һәм аларны Аллаһының рәхмәте чолгап ала, Аллаһының бәракәте иңә, шул мәҗлестә катнашкан кешеләрнең йөрәкләренә Аллаһы Тәгалә тынычлык бирә, фәрештәләр алдында Аллаһы Тәгалә горурланып аларны искә төшерә, шулай ук гөнаһларын бетереп, алар урынына изге гамәлләр шикелле савабын яза.

Рәсүүлүллаһ салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан сүзләр - Сүбехәәнәллааһ, Әлхәмдүлилләәһ, Ләә иләәһә илләллааһ, Аллааһү әкбәр”, - дип әйтте.

Бу дөнья һәм аның эчендә нәрсә бар, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ләгънәт ителде (ягъни Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм ителгән). Бары 3 нәрсәдән тыш: Аллаһыны искә алу, дин галименнән һәм дин шәкертеннән тыш.

Кем иртәнге һәм икенде намазларыннан соң: “Әстәгъфируллааһәлләзии ләә иләәһә илләә һүвәл хәййүл каййүүм үә әтүүби иләйһи”, - дип әйтсә, аның гөнаһлары диңгез күбеге кадәр булса да ярлыканыр.

Телгә әйтергә җиңел, мизанда авыр булган, Аллаһ каршында яраткан ике сүз бар. Алар - Сүбехәәнәллааһи үә бихәмдиһии Сүбехәәнәллааһильгазыйм.

Кешенең тәнендә 360 буын бар. Һәр буын өчен сәдака бирергә кирәк. “Йә Рәсүүлүллаһ галәйһиссәләәм! Кемнең хәленнән килер көн саен акча чыгарырга?” – дип сораганнар. Рәсүл Әкрәм галәйһиссәләәм: “Сүбехәәнәллаһ әйтү - сәдака, Әлхәмдүлилләһ - сәдака, Аллааһү әкбәр - сәдака, Ләә иләәһә илләллааһ - сәдака, кешегә уңайсызлыкны китерә торган юлдан әйберне читкә алу - сәдака, кардәшеңә елмаю - сәдака, хәләл җефетең белән якынлык кылу – сәдака”, - дип әйтте. Бу сүздән соң сәхабәләр: “Йә Рәсүүлүллааһ галәйһиссәләәм, хатыннарыбыз белән якынлык кылып, ләззәтләнү сәдака буламы соң?” – дип сорады. Һәм ул: “Тыелган эшне башкару гөнаһ булып саналамы?” – диде. “Әлбәттә”, - дип җавап бирде сәхабәләр. “Шулай ук хәләл булган эш - сәдака, аның өчен әҗер-савап языла”, - диде Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм.

Кем иртәнге һәм икенде намазыннан соң 10 мәртәбә: “Ләә иләәһә илләллааһү үәхдәһүү ләә шәриикәләһ ләһүл мүлкү үә ләһүл хәмдү йухйии үә йүмиит үә һүвә галәә күлли шәйин кадиир”, - дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа 10 изге гамәл кылган шикелле савабын яза, 10 гөнаһын юа, җәннәттәге дәрәҗәсен 10 баскычка кадәр күтәрә, көне буена шайтаннан һәм зарарыннан саклый.

Кем 10 мәртәбә Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмгә салават (Аллаһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдиү үә галәә әәли Мүхәммәд) әйтсә, Җәбраил галәйһиссәләәм ул кешегә Сират күперен кичкәндә яшен тизлеге белән үтәргә ярдәм итәчәк. Газраил галәйһиссәләәм аның җанын чыгарганда, ул аны сизмәс тә. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын юганчыга кадәр, Исрафил галәйһиссәләәм сәҗдәдә торыр. Микаил галәйһиссәләәм Кәүсәр елгасыннан аңа суын эчертер. Аллаһының рәхмәте шулкадәр зур: җиңеллек белән, фәкать тел хәрәкәтләнү белән олы савапларга, дәрәҗәләргә ирешергә була.

Дөнья мәшәкатьләреннән һәм авырлыкларыннан, йөрәк тынычсызлыгыннан, күңел төшенкелегеннән арыныр өчен, җаннарыбыз тыныч, күңелләребез пакъ, тормышыбыз рәхәт, гаиләбездә бәрәкәт, балаларыбызда шәфкать, кешеләр арасында дуслык-татулык булсын өчен, без һәрдаим, Раббыбызны онытмыйча, Аны зикер итеп, һәрвакыт искә алып, Аңа сыгынып яшәргә омтылырга тиешлебез.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе