
Конкурста дөньяның 32 иленнән күренекле Коръән укучылар катнаша. Россияне Зарифи Баракатулло тәкъдим итә.
Быел конкурс вакытында тамашачыларны фойеда зур мәдәни программа көтә. Күренекле Коръән хафизлар һәм хөрмәтле кунаклар остаз мәктәпләре үткәрәчәк, лекцияләр укыячак.
Халыкара конкурс кысаларында гомрә (кече хаҗ) һәм хаҗ кылу өчен юллама, Мароккога һәм Төркиягә тур уйнатуда катнаша алачак. Шулай ук Iphone 7 оту мөмкинлеге дә бар.
Моннан тыш кунаклар хәләл ризыкларны тәмләп карый алачак. "Коръән бәйрәме" нисбәтеннән оештырылган акцияләр ярдәмендә кием-салым, косметика һәм китаплар сатып ала алачак.
Балалар өчен исә күңел ачу программасы булачак дип хәбәр итә ислам.ру.