Лилия Сәлахетдинова "чикләрне сөртте" - коляскада Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты (ФОТОЛАР)

Физик мөмкинлекләре чикле дин кардәшләребезнең, батырланып, рухын җыеп, сәяхәткә чыгып китүе, коляскага утырган килеш чикләрне үтүе мине гел кызыксындырып килде. "Чикләрне үтүе" сүзе урынына "чикләрне сөртүе" дигән гыйбарәне куллану дөресрәк тә булыр. Чөнки физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне күпчелек халык күбрәк өйләрендә ятучылар гына итеп күз алдына китерә. Дөресен генә әйткәндә, минем үземдә дә мондый фикерләр тугалый иде.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 17

Бу фикерләремнең үзгәрүенә апрель аенда "Ярдәм" мәчетенә Малайзиядән дин кардәшләремнең экскурсиягә килүе сәбәпче булды. Анда коляскага утырган мөслимәләр дә бар иде. Моннан соң мин бу мәсьәләне зуррак итеп күтәреп чыгарга ният иткән идем.

Римма Гатина фотосурәте.

Ул арада безнең Лилиябез (Лилия Сәлахетдинова)коляскалы килеш Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты. Аның сәяхәтнамәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Хәерле тәүлек вакытлары, дусларым!

Ниһаять, бу постны язарга да вакыт килеп җитте бугай...

ТӘҮГЕ СӘЯХӘТ

Нишләп зууур хәрефләр белән яздым һәм нәкъ шулай атавыма мине белгән кешеләр аптырап калмас. Чөнки күптән түгел, чыннан да, тәүге, зур сәяхәтем булды. Ул да булса Санкт- Питербург каласына очкычта очып барып кайту

Бу сәяхәт, эчтәлегеннән алда, бер хыялымны чынга ашырды, куркуымны таратты. Хыял ул очкычта очу әмма көчле шик бар иде: очышны гомумән күтәрә алам яисә юк. Сер бирмәскә тырышып, билетларны кулга төшердек, апам белән Аллага тапшырып, юлга кузгалдык.

Ә күктә... анда чиксезлек... Күңелдә рәхәтлек һәм җиңеллек! Әйтеп бетергесез хисләр ташкыны һәм аста калган болытлар агымы...

Барып урнашкач, каланың үзенчәлекләрен ассызыклау, мөмкинлекләре чикле язмышташларымның хәрәкәтләнү алымнарын өйрәнү, хезмәтем сәбәпле, гадәткә кергәнчә, мине ташламады.

Шунысы сөендерә: шәһәр эчендәге транспортларда йөрү уңайсыз булса да, чакырган таксиларга коляска һәрчак яхшы кереп урнашты, диспетчерлар үз эшләренең осталары: тыңлый, ә иң мөһиме - ишетә беләләр.

Биналарның һәммәсен (кафелардан кала) пандуслар белән тәэмин иткәннәр, уңайлы мохит программасын дүртле билгесенә үтәп киләләр икән дип әйтер идем. Казандагы төсле: "Безнең бинада пандус бар, ясадык ич әнә, йөрегез", - сүзе алыр өчен генә куелган тимер кисәкләрен гомумән күрмәдем

Төрле күңел ачу чараларына гарипләр һәм аларның ярдәмчеләре бушлай яисә шактый сизелерлек ташлама белән керә ала. Эрмитажга бушлай керә алу ул инде зур сөенеч!

Шулай ук Фин диңгезе култыгын күрү, диңгез һавасын иснәп карау үзе ни тора!

Болгар музей тыюлыгына метеорда йөзеп барып кайтканнан соң, күп вакыт су юлы белән йөрергә курка идем. Бу куркуымны да җиңергә булдым, теплоходта төнге Питерның Нева елгасында, искиткеч күперләр күтәрелешен күзәттем. Метеорга утырмыйм дигән сүзем бар, әмма мине теплоход әсир итте.

Казанга кайту өчен бер очкычтан икенче очкычка күчеп утырырга кирәк булу, Рәсәебезнең башкаласы Мәскәү каласын да карарга мөмкинлек бирде. Ә бу калада дусларым күп, шуларның берсе балачакта авылда бергә уйнап үскән дус кызым. Билгеле, Мәскәүнең яңа мәчетенә керү, Кирмән буйларында йөрү, дус кызым һәм аның дуслары әзерләгән татар табыны, барысы-барысы да озак вакытка күңелдә ямьле хәтирә булып калып, еллар аша да искә төшәчәк.

rs: бу сәяхәтем өчен, иң беренче чиратта, әлбәттә, Аллаһка, кире кызларын ышанып чыгарып җибәргән әти-әниемә, янәшәмдә булган апама, финанс якны каплау өчен хезмәт хакы белән тәэмин иткән җитәкчеләремә рәхмәтлемен!

ХЫЯЛЛАРНЫ ЧЫНГА АШЫРЫП ЯШИК!

Сезне яратып, сагынып Казанга кайткан дустыгыз Лилия".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе