Казанда «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Бәйгедә Казанның Совет районы 169нчы мәктәп укучылары Гран-при алды.

БӘЙЛЕ
2021 Май 26

Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда татар телендә узган «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде.

Бүләкләү тантанасын оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова ачты. Аның сүзләренчә, әдәби конкурста Казанда укучы 200гә якын бала катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар шигырь, хикәя, мәкалә, хәтта пьеса да язган һәм фильм төшергән. Алтмыш автор кыйммәтле бүләккә һәм дипломга ия булган.

Бәйгедә Казанның Совет районы 169нчы мәктәп укучылары Гран-при алды. Валентина Михайлова җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары Җиңүгә багышланган документаль-нәфис фильм төшергән.

Казан укучылары арасында татар телендә үткәрелгән «Җиңү җыры» әдәби бәйгесе Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-05-2021/kazanda-i-yry-d-bi-konkursynda-i-chel-r-b-l-kl-nde-5824689


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе