“Ярдәм”, өмет кенә түгел, алга барыр һәм авырсаң да туктамас өчен этәргеч тә бирә

Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен курслар тәмамланды.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 26. Фото:Римма Гатина

"Иң мөһиме – без бер-беребезгә таяныч булырга тиеш. “Ярдәм” үзәге безнең барыбызны да берләштерсен. Алга таба сезне – безнең белән, безне сезнең белән дуслык җепләре бәйләсен. “Ярдәм” дип аталып йөртелә торган зур гаиләбезгә рәхим итегез! Хәерле юл!” – дип сәламләгән иде моннан ике атна элек “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен башланган курслар ачылу тантанасында.

Ике атна күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Бүген чиксез рәхмәт хисләре, күз яшьләре белән курсларның тәмамлануын билгеләп үттек. Бу курсларда укучылар белем дә алды. Ниндидер шөгыль дә үзләштерде. Бу аларга алга таба тормышта кирәк булачак. Алар, бер гаилә булып тупланып, дуслашып, аралашып, кәефләре күтәрелеп кайтып китәләр. Тормышка, үз-үзләренә карата мөнәсәбәтләре үзгәрә. Йөзләрендә елмаю ешрак балкый. Күңел, рух күтәренкелеге хөкем сөрә. Аралашуның зур көчкә ия булуын барыбыз да белә. Шулай итеп, “Бер-беребезгә терәк булыйк!” дип аталган проектның мөһимлегенә бүген тагын бер кат инандык без.

Әле генә әйтелгән фикерләрне раслап, “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләрен китерәсем килә. “Кыска гына вакыт эчендә сез, монда килеп, бик күп белемнәр, файдалы әйберләр алдыгыз. Бу - безнең өчен зур эш. Курсларга килгән кешеләр үзгәрәләр. Мин сезнең курсларга килгән вакытыгызны бүгенге халәтегез белән чагыштырам. Җир белән күк аермасы! Сезне танырлык та түгел. Сөбеханаллаһ! Мин бик шат. Психологыбыз Алинә бу чорда сезнең белән гел бергә булды”, - дип, ул сүзне Алинә Хәкимҗановага бирде.

Ул исә: “Курска килүчеләр белән уздырылган тест нәтиҗәләре курслар тәмамланганда яхшырак булды. Тормышка карашлары үзгәрде. Хәзерге вакытта үз-үзеңне ничек хис итүгә бәйле күрсәткеч тә яхшырды. Димәк, безнең дәресләр юкка булмаган. Мин бу төркемне бик яратып калдым. Монда алган белемне инде күнекмәләр буларак, тормышыгызда кулланырга булсын”, - диде ул.

Курсларның уку-укыту бүлеге мөдире Ләйсән Гарифуллина дусларыбызның иҗади шәхесләр булуын, нәрсә эшләргә тотынсалар да, ахырга кадәр җиткерүләрен билгеләп үтте. Чыннан да, күпләрнең биредә үзләре дә белмәгән сәләтләре ачылды. Алар ясаган матур-матур әйберләрне курслар тәмамланганда ясалган күргәзмәдә дә күрергә була иде.

“Ярдәм”, өмет кенә түгел, нәрсәдер эшләр, үсәр, алга барыр һәм авырсаң да туктамас өчен этәргеч бирә

Быелгы курсларда Миләүшә һәм Михаил Хисмәтуллиннар гаилә белән катнашты. Миләүшә ханым бу юлы бик кызыклы программа булуын билгеләп үтте. Психологларга рәхмәт белдерде. Аларның кырыслык күрсәтергә кирәк булган очракларда да алтын урталыкны таба алуын әйтеп сөендерде. Мәликә ханым Гыйльметдинованың оештыру осталыгын билгеләп үтеп, курсларны: “Бу – бик тә акыллы карар. Һәр нәрсәдә сезнең кулыгыз сизелә”, - дип бәяләде.

Мәликә ханым исә, әлеге проектны башлап җибәрер алдыннан, махсус семинар оештырылуын хәбәр итте. “Бер-беребезгә терәк булыйк!” проектының логотибында: «Из капли доброты – океан возможностей», - дип язылуын искәртте. Курсларга килүчеләрнең мөмкинлекләрен ачу өчен, “Ярдәм” үзәгендә зур тырышлык куелуын ассызыклап үтте. “Без дә сезнең белән өйрәнәбез, үсәбез”, - диде ул. Чыннан да, безнең курсларга килүчеләр бөтенләй үзгәреп, тормышка башкача караш белән кайтып китә. Алай гына түгел, ниндидер бер шөгыль дә үзләштереп, өйләренә кайткач, аны дәвам итә, башкаларга өйрәтә.

Әлеге проект барлыкка килсен, үзеннән өлеш керткән шагыйрә Аня Макарова, рәхмәт сүзләрен җиткереп: Сез үзегезнең җылы сүзегез һәм эчкерсез елмаюыгыз белән ярдәм итәсез. Курсларга килүчеләргә рәхмәт, без бик дуслаштык”, - диде.

Бертуган Виталий белән Алексей Никоновлар курсларның узганында гына килеп киткән иде әле. Виталий сүзне монда эшләүчеләргә рәхмәт белдерүдән башлап җибәрде. “Сез курсларга килгән, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә өмет бирәсез. Кеше үзенең инвалид икәнлегенә ышангач, инвалидка әйләнә, диләр. Ә менә бу коллектив киресенчә - барыбызның бертигез икәнлегебезгә ышанырга этәрә. Ул өмет кенә биреп калмый, ә нәрсәдер эшләр, үсәр, алга барыр һәм авырсаң да туктамас өчен этәргеч бирә. Ә алар бик тырышалар һәм алга баралар”, - диде ул, үзәккә картина бүләк итеп. “Аллаһ йортында бүләк калдырасым килде”, - дип аңлатты ул үзенең бу халәтен.

Без курсларда исламның нинди икәнлеген күрсәтергә тырышабыз

Оренбургтан Рәсим Кәримов исә: “Биредә бик яхшы күңелле кешеләр эшли. Аллаһы Тәгалә сездән риза булсын. Сез монда безгә зур мөмкинлекләр ачасыз”, - дип, курсларга килүчеләрнең уңай хисләр чолганышында булуын билгеләп үтте.

Курсларга килеп, ислам диненә карашы яхшы якка үзгәреп кайтып китүчеләр барлыгы да ачыкланды. Ул өлкән яшьтәге Лениногорскидан Язкәр абый Гыймаев булып чыкты.

“Ярдәм”дәге курслар үзенә күрә агарту үзәге дә ул. “Ислам – тынычлык һәм игелек, кешелек дине. Башка диннәр һәм милләт вәкилләренең хокукларын кысу дигән әйбер юк. Ислам алай бүлеп карамый. Башка диннәр дә үзләренчә хаклы. Без курсларда исламның нинди икәнлеген күрсәтергә тырышабыз”, - диләр оештыручылар.

Бу курслар кешеләрнең йөрәкләренә шулкадәр якын булган ки, ябылыш тантансында алар, күңелләре тулып, елап та җибәрде. “Ярдәм”дә ярдәмләшеп яшәдек. Безне зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, - дип, Лениногорскидан Рушания Гаязова, күз яшьләренә ирек бирде. Рәхимсез авыру аркасында коляскага утырырга мәҗбүр булган Лилия ханым Вәлиева исә әлеге курсларга килүне: “Хаҗга барып кайткан кебек булдым”, - дип бәяләде. Колшәрифне килеп күрү хыялы белән янган һәм хыялы тормышка ашкан Раушания апа аның сүзләрен җөпләп куйды.

Буа мөхтәсибәтеннән Шамил хәзрәт Вәлиуллин курсларга килүчеләргә дә, оештыручыларга рәхмәтен мулдан өләште. “Сез бик күп кешегә ярдәм итәсез. Бу ярдәмне алдагы буыннар да күрсен иде”, - дип, ул әлеге проектларның кураторы Илдар хәзрәт Баязитовка, җаваплы затларга рәхмәтен җиткерде. “Мәчет булуга карамастан, алар (Аня Макарова һәм Чирмешән районыннан –Виталий) динне хөрмәт итә. Азаннар, намазлар, даими рәвештә вәгазьләр була. Безне бу бик шатландыра”, - дип сөйләп, курсташларын да шатландырды.

Мәликә ханым, үз чиратында”: Хәзрәт тә сезгә зур сәлам җиткерә. Монда алган белемнәрегезне үстерегез. Монда алган белемнәрегезне онытмагыз. Әгәр алар аз булып тоелган булса, без сезне тагын үзебезгә көтеп калабыз”, - диде.

Әлеге проектны тормышка ашыруда үзеннән зур өлеш кертүче Лилия Сәлахетдинова да курсларга килүчеләргә рәхмәтен белдерде. “Ерак дип тормадыгыз, килдегез. Дусларыгызны да бирегә чакырыгыз. Алар да күрсеннәр, танышсыннар. Сезне дә паралимпия уеннарына әзерләнү өчен көтеп калабыз”, - диде. Мәликә ханым исә: “Хәлләре сезнекеннән дә начаррак булган кешеләрне чакырыгыз. Аларга да ярдәм итәргә кирәк”, - дип, курсларның асылын тагын бер кат искә төшерде.

Көчле рухлы дусларыбызга истәлеккә “Игелек эшлә” дип аталган кружкалар бүләк ителде. “Игелек эшлә дә – башкага тапшыр” мәгънәсендә бу. Башка мәгънәсе юк, була да алмый....

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе