
Казандагы «Ярдәм» мәчетеннән Төмән өлкәсендә су баскан татар авылларына гуманитар ярдәм җибәрелде.
«Ярдәм», «Мәрҗани», «Иман нуры» мәчетләре хезмәткәрләре төмәнлеләргә ятак әйберләре, җылы киемнәр, балалар өчен кирәкле әйберләр һәм ризыклар алып, аларны Себердәге кардәшләргә озаттылар. Шулай ук акчалата да булыштылар.
«Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов бу чара татар мөселманнарының изге эшләрдә бердәм булуын күрсәтә, дип билгеләп узды. Ул әлеге гуманитар ярдәм Себер мөселманнары өчен бераз гына булса да ярап куяр, дигән фикерләрен ирештерде.
Исегезгә төшерәбез: Төмән өлкәсендәге Вагай районындагы Тугыз авылында яшәүчеләр моңа кадәр күрелмәгән коточкыч су басуга дучар булды. Биредә яшәүчеләрнең сүзенә караганда, су 30 апрельдә 7-8 метрга кадәр күтәрелгән. Мондагы күпчелек ишегалдындагы йортлар су астында калган. Бүгенге көндә су бераз кимегән, әмма ул нибары 1 сантиметрга гына түбән төшкән. Соңгы хәбәрләргә караганда, биредәге 155 йорт су астында калган. Җирле мәчетнең яртысы да су астына күмелгән.