“Ярдәм” мәчете оештырган сыман бәйрәмнәр кояш кебек кирәк – Рафаил Дәүлиев

Бүген "Ярдәм" мәчетендә кешеләрне берләштерә, өмет уята, балаларны һәм әти-әниләрне шатландыра торган бәйрәм узды.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 19. Фото:Римма Гатина

Бүген Казанның "Ярдәм" мәчете ишегалдында шаулап-гөрләп балалар бәйрәме узды. Бәйрәм “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы тернәкләндерү үзәге ачылуга 4 ел тулуга багышланган иде. Ул төрле дин, милләт вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйды. “Ярдәм” мәчете тантаналы ачылыш көннәрен ел саен балаларны сөендереп, алар өчен бәйрәм оештырып, билгеләп үтә. Максат изге: мәчет һәм тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән таныштыру һәм социаль эшкә тарту.

Биш йөзләп бала һәм аларның әти-әниләре нәшидләр тыңлады, рәхәтләнеп күңел ачты, туңдырма һәм пылау, баллы мамык ашады, сабын куыкларын тотты, батутта сикерде, рәсем ясады һәм фәнни тәҗрибәләрне күзәтте. Милли Сабантуйлардагы кебек йомырка кабып йөгерү, милли көрәш кебек ярышларны да балалар үз итте. Бәйрәмне күренекле тамада Гамил Нур алып барды. Чын мәгънәсендә Гаилә, дуслык бәйрәме булды ул.

“Ярдәм”нең балалар өчен бәйрәме танышлар һәм дин кардәшләрнең очрашу, хәл-әхвәл белешү урынына әйләнде. Бүген дә, мөслимәләрнең, бер-берсе белән күрешеп: “Сез әле килдегез генәмени?”- дигән сүзләрен ишетергә була иде.

Халыкның күпләп җыелып килүе моннан дүрт ел элек “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге ачылган вакытларны искә төшерде. Ул вакытта да ишегалды тулы халык: ата-аналар, балалар һәм үзәктә тернәкләнү узучылар җыелган иде. Әле шунысы да истә калган: мөселманнар ел бу көтеп алган, изге саналган Рамазан аенда җомга көнне ачылды “Ярдәм” мәчете белән тернәкләндерү үзәге.

АЗ ГЫНА ТАРИХ

Ачылыш тантанасында Казан мэры Илсур Метшин: “Мәчетнең нигезе нык булсын, укыган догалар кабул булсын. Дин кардәшләребез һәрвакыт артсын. Күзләре начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләр кардәшләребезгә иң изге теләкләр телим. Аллаһы Тәгалә барыгызны саклап торсын. Һәрвакыт шундый матур көннәр булсын. Аллага шөкер, эшебезне Аның рәхмәте белән тормышка ашырдык. Хәерле сәгатьтә булсын”, - дип, теләкләр теләде.

2014 елга кадәр биш елда күрмәүчеләр һәм күзләре начар күрүчеләр Казанның “Сөләйман” мәчете каршындагы үзәктә тернәкләнү узды. Нәшриятында исә Л.Брайль системасы буенча меңләгән китап басылды. Бу эшләрнең барысы белән дә Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелек итә. Курслар аша узучыларның саны бүгенге көнгә 10 меңләп исәпләнә. Иң мөһиме – курслар күзләре күрмәүче бик күп кешеләргә зур мөмкинлекләр тудыра. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә, теге яки бу җирлектә җайлашырга өйрәнә. Үзәктә социаль эшчәнлеккә дә, рухи яктан баюга да зур игътибар бирелә.

Мондый бәйрәмнәр кояш кебек кирәк

Инде бүгенге балалар бәйрәменә килгәндә, анда һәр бала үзенең күңеленә якын булган шөгыльне таба алды дип уйлыйм. Кемдер бик бирелеп рәсем ясаса, кемдер сабын куыкларын җибәрде, кемдер көрәште, кемдер батутта сикерде, кемдер фәнни тәҗрибәләрне күзәтте. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен дә чын мәгънәсендә сөенеч булды ул. Балалар биредә, дөньяларын онытып, яшьтәшләре белән аралашып китте.

Ел саен балалар өчен төрле мастер-класслар, остаханәләр оештырыла. Бүген дә балалар агачтан ясалган такталарга гуашь белән рәсемнәр төшерде. Балаларга бу шөгыль бик ошап китте: бер генә түгел, берничә рәсем ясарга теләүчеләр дә бар иде. Алдан әзерләнгән такталар беткәч: “Кәгазегез юкмы? Без кәгазьгә дә ясар идек”, - дип килүчеләр дә булды. Ә милли көрәштә катнашучы малайлар үзләренең бу спорт ярышына мәхәббәте белән шаккатырды. Фәнни тәҗрибәләр үткәрелә торган өстәлләрне бал кортлары кебек сырып алган балаларның хис-кичерешләрен монда язып кына аңлатып та бетереп булмастыр, мөгаен.

Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов исә Рамазанда ифтарлар оештырырга ярдәм иткән балаларны бүләкләре белән шатландырды, рәхмәт белдерде. Киләсе ифтарларны оештырганда да аларны көтеп калуларын әйтте. “Ярдәм” мәчете һәм фонд эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының тугры дуслары нарасыйларны бәйрәм белән котлады. Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, гомумән, балалар өчен бәйрәмнәрне ешрак оештыру зарурлыгын билгеләп үтте. “Мондый бәйрәмнәр кояш кебек кирәк”, - диде ул.

“Ярдәм” мәчете, бу бәйрәмнәрне оештырып, безнең кебек әти-әниләргә һәм балаларыбызга ярдәм итә

Сабантуй гөрләгән арада без бәйрәмгә килгән дин кардәшләребез, әти-әниләр белән дә әңгәмә корып алдык.

Казаннан яшь әни Ләйсән Ризванова:

- Без Сабантуйга инде икенче елыбызны киләбез. Бик ошады. Балалар өчен бик әйбәт. Бәйрәмнең дини ягы да уйланылган. Аннан соң бит инде монда мөселманнар гына түгел. Башка кешеләр дә бар. Киләсе елга тагын килербез, Аллаһы боерса. Бала да үсә төшәр.

“Ярдәм” мәчете белән ихластан хезмәттәшлек итүче сурдотәрҗемәче (ишарәләр теле белән эш итүче) Рәйсә апа Сабирҗанова бәйрәмгә ишетмәүче һәм сөйләшмәүче әти-әниләрне дә чакырган иде. Бу әти-әниләрнең шатлыгы, бәйрәмне бик ошатулары, кәеф күтәренкелеге йөзләренә чыккан иде. Без Рәйсә апа ярдәмендә әңгәмә корган Земфира ханым Хәсәншина: “Бүген бик кояшлы, матур көн! Балалар рәхәтләнеп уйныйлар, күңел ачалар. Безне монда чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бөтен кешегә сәламәтлек һә уңыш телим”, - дип, бәйрәм турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Казаннан инвалид бала тәрбияләүче Эльза ханым мондый бәйрәмнәр җәмгыятьне берләштерә дип саный. “Апрель” җәмгыяте чакыруы белән “Ярдәм” оештырган Сабантуйга килгән Эльза ханым Мингалиева да адашының фикерен куәтли. Ул бәйрәмгә физик мөмкинлекләре чикле балаларны чакырганнарга бик канәгать. “Бу балалар бит өйдә бикләнеп утыралар. Монда исә алар башка балалар белән аралашалар. Биредә аларга бик кызыклы. Балалар мондый бәйрәмнәрне исләрендә калдыралар, кабат-кабат исләренә төшерәләр. “Ярдәм” мәчете, бу бәйрәмнәрне оештырып, безнең кебек әти-әниләргә һәм балаларыбызга ярдәм итә. Беркемгә дә җиңел түгел: кемдер инвалид бала тәрбияли, кемнеңдер әнисе – инвалид. Ә бәйрәмнәр аларны урамга “тартып” чыгара”, - диде ул, Р.Дәүлиевнең “Мондый бәйрәмнәр кояш кебек кирәк” дигән фикерен раслагандай.

Казаннан Гариповлар бәйрәмгә гаиләләре белән килгән. Балалары йөгергәнгә, уйнаганга, әти-әниләре шатланып торган. Гаилә башлыгы Раил әфәнде дә мондый чаралар мөселманнар берсе-берсе белән аралашсын өчен кирәк, дип саный.

Балаларның, әти-әниләрнең йөзләрендә елмаю күрү – үзе бер бәхет

“Ярдәм” фондының дусты, “Тылсымлы куллар” балалар журналы баш мөхәррире Ландыш Фазуллина да безнең бәйрәмебездә катнашты.

“Без бүген “Ярдәм” мәчете оештырган шушы матур бәйрәмгә килү бәхетенә ирештек. Аллаһыга шөкер: бу мәчет бик күп эшләр башкара. Күрмәүчеләрне дә тернәкләндерә ул, ятимнәрне дә үз канаты астына ала. Мохтаҗларга да ярдәм итә. Аллаһының рәхмәте яусын, мондый чаралар күбрәк булсын иде. Балаларның, әти-әниләрнең йөзләрендә елмаю күрү – үзе бер бәхет. Дүрт еллык кына түгел, 50 һәм 100 еллык юбилейларны да уздырырга насыйп булсын”, - дип, изге теләкләрен теләде ул. Ә без балалар Сабантуен оештыруда катнашкан оешмаларга һәм изге күңелле бәндәләргә Аллаһының рәхмәте яусын дип телибез. Аллаһы Тәгалә безнең эшләребездән разый булсын!

Римма Гатина.

Бәйрәмнән фоторепортаж.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе