"Ярдәм" мәчете начар ишетүчеләрне җомга вәгазьләренә җыя

Соңрак әле алар өчен курслар да булачак.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 14. Фото:Данис Касимов

Ике атна инде Казанның начар ишетүчеләре һәм бөтенләй ишетмәүчеләр "Ярдәм" мәчетенә җомга вәгазе тыңларга килде. Тугыз ел сурдотәрҗемәче булып эшләүче Рәисә апа Сабирҗанова аларга ишарәләр белән вәгазьнең мәгънәсен аңлатып барды. Ахырдан бергәләп җомга намазы укыдылар. Алар мәчеткә Чукраклар-телсезләр җәмгыяте чакыруы белән килгән. Күбесе иман йортында беренче тапкыр.

Әлеге проект турында "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов җәй көне үк әйткән иде. "Бу проект турында җәй көне үк уйлаган идек инде. Хәзер бакча эшләре бетте. Без аларның бөтенесен җомгаларга җыярга уйладык. Максатыбыз - аларга вәгазьләрне сурдотәрҗемә ярдәмендә җиткерү", - диде Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге мөдире Мәликә Гыйльметдинова.

Һәр җомгада вәгазьләр даими булачак. Һәркемгә ишек ачык. Имам вәгазьне татарча сөйли. Рәисә апа имам сөйләгәнне ишарәләр белән аңлатып бара.

Шулай итеп, начар ишетүчеләр белән эш яңартылачак, бер системага салыначак. Җомга вәгазьләре белән чикләнмичә, алга таба алар өчен тернәкләндерү курслары да эшләячәк. "Ярдәм" мәчете начар ишетүчеләр белән эшләүгә тәүге тапкыр алынмый. 2000 нче еллар башында ук "Сөләйман" мәчете нәкъ менә начар ишетүчеләр белән эшне бик актив алып бара, алар өчен лагерьлар оештырыла.

Ун ел чамасы элек Мәликә ханым Гыйльметдинова Казанда Е.Г.Ласточкин исемендәге чукрак балалар өчен мәктәп-интернатында укыта. Сурдотәрҗемә белән ислам нигезләрен өйрәтә. Аны Вячеслав Николаевич Лапшин дигән директор эшкә чакыра.

В.Н. Лапшинның бу эшкә тотынуының сәбәпләре җитди була, әлбәттә. Ул елларда гаиләләре белән секталарга кереп китү очраклары бик күп була. Шул балаларның киләчәк тормышы өчен борчылып, бер нәрсәдән курыкмыйча, В.Н. Лапшин мәктәп-интернатта татарлар өчен - ислам, руслар өчен православие нигезләре буенча дәрес бирүне оештыра.

"Ул вакытта динне мәктәпкә кертер өчен зур батырлык кирәк иде, - дип искә төшерә Мәликә ханым. - Аның өчен эштән дә алып атарга мөмкиннәр иде. Ә Вячеслав Николаевич куркып тормады, динне мәктәпкә кертте".

Шул чакта кызыклы гына факт ачыклана: чиркәүләрдә сурдотәрҗемәчеләр бик күп икән, ә мәчетләрдә В.Н.Лапшинга сурдотәрҗемәче табып бирүче булмый. Алай гына түгел, чиркәүләрдә бу тәрҗемәчеләр ишарә белән вәгазьләр алып баралар ди.

Озак эзли торгач, В.Н.Лапшин "Сөләйман" мәчетендә Мәликә ханым Гыйльметдиновага тап була һәм эшкә чакыра. Ул вакытта мәчетнең чукраклар белән эшләгән, лагерьлар оештырган вакыты була.

"Анда балаларны берничә ел укыттым. Мәктәпкә барып кайтам да "Сөләйман"да олылар белән эшлибез. Күпмедер вакыттан соң директорны пенсиягә җибәрделәр. Башка директорны куйдылар. Ә анысы атеист иде. Шуның белән безнең укыту бетте", - диде ул.

Аннан соң "Сөләйман"да да җыелалар, Мәликә ханым берничә мәртәбә Кол Гали урамындагы "Чукраклар җәмгыяте"нә барып, начар ишетүчеләр белән шөгыльләнә. Әмма ара бик ерак булу сәбәпле, ике елдан соң укулар туктый.

"Мин эчемнән генә: "Берзаман җае чыгар, алар белән эшләрбез", - дип уйлаган идем. Кайчан булса да дигәннән соң 10 ел үтте", - ди Мәликә ханым.

Хәзер инде "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр начар ишетүчеләр өчен курслар оештырырга уйлыйлар. Әлегә аларның исемлекләрен барлыйлар.

"Минем бурычым - чукраклар белән эшләү программасын төзеп, укытучыларга бирү. Начар ишетүчеләр килгәнче, иң элек укытучыларны бу эшкә әзерләргә кирәк. Нәкъ менә шушы категория инвалидлар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Укытучыларга шулай ук дактиль, жестны белү зарур. Алар белән инвалидлар арасында элемтә булырга тиеш", - диде Мәликә Гыйльметдинова, начар ишетүчеләр белән эшләү өчен аларның психологиясен бик яхшы белергә кирәклеген әйтеп.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе