"Ярдәм" мәчете имамы Солтан хәзрәт Сөләйманов: "Кеше бер мизгелдә генә үзгәрми"

- Безнең бурыч - дәгъватлау, нәсыйхәтләү. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында (Дингә хикмәт белән чакыру турында җомга вәгазе).

БӘЙЛЕ
2018 Янв 28. Фото:Данис Касыймов

- Бакчачы зур бер алмагач үстерергә теләсә, нишли? Ул иң элек җиргә орлыкларны чәчә. Аның өстенә су сибә, аннан сабыр итә, көтә. Җир астындагы орлыкның нинди үзгәрешләр кичергәнлеген күрми бакчачы. Иман белән шулай ук.

Без кешегә хакыйкатьне күрсәтәбез. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә хакында булган гыйлемебез белән аның күңелен сугарабыз. Алга таба ни буласы безнең ихтыярда түгел.

Бакчачы бер айдан бу агачның җимеш бирүен көтә аламы? Ул әле генә җирдән шытып чыккан үсентене: “Әйдә, тартыл, үс”, - дип, куллары белән йолкымый. Кешенең иманга килүе белән дә шулай ук.

Дәгъват кылганда, кешегә сабырлык белән юнәлеш бирергә кирәк. Калганын ул үзе эшли.

#ярдәммәчете #ярдәм #җомга #җомгавәгазе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе