"Ярдәм" ифтарлары төрле милләт, төрле дин һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде

Әссәламәгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезнең игътибарга “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының июнь аендагы кызыклы вакыйгаларына багышланган видеожурналның 13 нче санын тәкъдим итәбез. Видеожурналның бу саны Рамазан ае рухы белән сугарылган.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 01

Мөселманнар бер ел дәвамында көтеп алган Изге Рамазан ае бер мизгелдә үтте дә китте.Без аны, кайта-кайта, искә төшерербез әле. Изге ай буена без – мөселманнар - хәрәмнән тыелып, Аллаһ кушканнарны үтәп – шәфкатьле эшләр кылып, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итеп, ураза тоттык. Төннәрен таравих намазларында, сәхәр, таң аткан вакытларда догада булдык.

Изге Коръәндә бер генә игелекле эш тә савапсыз калмас, диелгән. Бик тырышып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотуыбызның билгеле бер нәтиҗәсе һәм шатлыгы булган Ураза гаетен көтеп алдык. Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Әгәр минем өммәтем кешеләре Рамазанның савабы ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәләр, алар Рамазан аеның ел буе дәвам итүен теләр иделәр», - дигән.

“Ярдәм” мәчете ишегалдындагы чатырларда 1200 кешегә төрледән-төрле ашлар, тәм-томнар, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган мул өстәлләр әзерләнде. Ифтарларга килгән кунаклар төрле булган кебек, авыз ачу мәҗлесләрен оештыручылар да төрле иде. Ай дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар иде. Алар арасында дуслары, туганнары, гаиләсе бергә ифтар оештыручылар да бар иде.

Ифтарларны оештыручылар да, өстәлләрне коруда катнашкан волонтерлар да Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп, савапка омтылды. Бу айда бер фарыз гамәлне башкаручы исә нәкъ башка айларда җитмеш фарыз гамәл үтәгән шикелле булыр. Бу ай - сабырлык ае, сабырлыкның нәтиҗәсе исә - җәннәт. Мөэминнең бу айда ризыгы арта! Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Ураза тотучы кешене ашатырга булышкан кешегә үзе ураза тоткан кебек әҗер языла”, - дигән. Бу хәдис изге Рамазан аенда тырышлык күрсәтергә, ярдәмләшергә һәм игелек эшләүне арттырырга этәрә. Рамазан буенча “Ярдәм” мәчете чатырларында 36 меңләп кеше авыз ачты.

“Ярдәм”дә шулай ук сәхәрләр өчен дә мул табыннар әзерләнде. Сөекле Пәйгамбәребез: “Сәхәр ризыгын ашагыз, чөнки сәхәрдә бәрәкәт бар”, - дигән.

“Рамазан чатыры” – ул имам вәгазе дә, матур итеп Коръән уку да, шигырьләр һәм нәшидләр дә, бәйрәм табыны да. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.

“Ярдәм”дәге ифтар мәҗлесләре ураза тотучыларның бер-берсе белән дуслашуларына, туганнарның, җыелышып, хәл-әхвәл белешүләренә дә сәбәпче булды. "Ярдәм" мәчете Рамазан аенда, магнит кебек, барысын да үзенә тартып торды.

Оренбургтагы милләттәшебез Рәсим Кәримов ураза тотарга дип бөтен гаиләсе белән “Ярдәм” мәчетенә килде. “Ярдәм”дәге ифтарларга махсус атап Мари Элдагы милләттәшләребез дә килде. Аларның татар мохитендә уза торган авыз ачу мәҗлесләрен бик тә күрәсе килгән.

"Ярдәм"дә шулай ук Финляндиядән һәм Швециядән килгән язучы-рәссам кызлар авыз ачуда катнашты. Казандагы дуслары аларны, мөселманнарның ничек итеп авыз ачуын күрсәтү өчен, "Ярдәм"гә атап алып килгән иде. Ханна Форслинд, Эмеи Бюрель һәм Дарья Богданска "Россиядә мөселманлык ничек була?" дигән тема белән берләштерелгән график новеллалар яза. Кырымдагы милләттәшләребез дә “Ярдәм” чатырларында авыз ачты.

“Ярдәм”дә узган ифтар мәҗлесләре чын мәгънәсендә төрле милләт һәм төрле дин, төрле һөнәр һәм төрле шөгыль кешеләрен үз тирәсенә туплады.

Гает көнне исә Рамазан аенда Төркиядән килеп, республика мәчетләрендә тәравих намазларын алып барган дин кардәшләребез “Ярдәм” мәчетенә кунакка килде.

Алай гына түгел, быел Рамазан аенда “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен курслар эшләде. Рамазан – ул Коръән ае, сабырлык ае. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сүзе – Коръән иңә башлаган. Курсларга килүчеләр бу айны изге Коръәнне тагын да ныграк өйрәнүгә багышлады. Әбиләрнең һәм бабайларның ихласлылыгына исең китәрлек. Алар бөтен вакытларын белем эстәүгә багышлады. Дәресләрдән тыш та, бергә җыелып, изге Китапны өйрәнүне дәвам итте. Алай гына түгел, сиксәнне узган чал чәчле әбиләр 20 рәкәгать таравих намазларны аягөсте басып укып, күпләрне сокландырды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, әбиләребез уразаларын ихластан тотып, төнге намазлар укып, таңнарны догада каршылый иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе