«Ярдәм» алып барган эшчәнлекне бәяләп бетерү мөмкин түгел. Монда Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне яратуының иксез-чиксез булуын, аны башкалар аша ничек җиткерүен күрәсең. Аллаһы Тәгалә безнең барыбызга да Үзенең мәрхәмәтенә ирешергә юллар ача.
Бу хакта берничә көн элек “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм мәчет, дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышырга килгән Али Вячеслав Полосин әйтте. Ул – Россиядә танылган дин әһеле, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе. Мөселман дин галиме, сәясәт фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы.
«Биредә Исламның асылын аңлыйсың. Без “Әйдәгез, иман китерегез, намазны ешрак укыгыз, зикер әйтегез” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ә монда бернинди чакыруларсыз, Аллаһ ризалыгы өчен кешенең күңеленә үтеп керә алырлык эш алып барыла”, - дип белдерде хөрмәтле кунак.
Хөрмәтле кунаклар китабында да ул, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды һәм мәчет, дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге эшчәнлеген югары бәяләп: “Ниһаять, мин Исламны сүз дә генә түгел, аның эштә һәм күңелләрдәге чагылышын күрдем. Монда барысы да Аллаһ яралткан кешегә карата ярату белән сугарылган. Бу ярату аша Аллаһның безгә – гөнаһ кылганнарга, туры юлдан тайпылганнарга, авыруларга, адашканнарга һәм мохтаҗларга – никадәр мәрхәмәтле булуын аңлыйбыз. Әлеге Аллаһ йорты җир йөзендә чәчәк атсын, тагын киңәйсен һәм барлык мохтаҗларны үзенең ярдәме белән шатландырсын”, - дип язып калдырды.
Али Вячеслав Полосин мөселман дөньясында төрле дин әһелләре катнашкан диспутларда мөселманнарның мәнфәгатьләрен һәм инануларын яклап чыгыш ясавы белән танылды. Дин гыйлеме һәм диннәрне чагыштырып өйрәнү буенча үзенең "Прямой путь к Богу" һәм "Евангелие глазами мусульманина" әсәрләре белән дан казанды.