Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

А.М. Гайнетдиновның «Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре» дип аталган яңа хезмәте дөнья күрде.
Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Дары (Пороховой) бистәсе зиратында хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең тулы тасвирламасы бирелгән. ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни экспедиция вакытында бу зиратта 1841 елдан алып 1928 елга хәтле куелган 146 кабер ташы исәпкә алынган һәм өйрәнелгән иде. Автор тәүге тапкыр аларның барысының да текстларын, хәзерге телгә күчермәләрен, фотосурәтләрен китергән.
Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Казанның Дары бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019. – 124 б.) тарихи-мәдәни мирасыбыз белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
ЭЧТӘЛЕК:
Эпиграфик экспедицияләребез табышлары
Дары бистәсе зиратындагы борынгы ядкәрләр
Зираттагы таш чәчәкләр
Шәхесләр күрсәткече
Кулланылган әдәбият