
Әмерләре үзара киңәш белән кабул ителә (Коръән, “Шура” сүрәсе, 38 нче аять).
Әйе, гомер сөреше, яшәү рәвеше бүген кешеләрне күп уйларга сала. Китапның башында ук “Шәригатьне белми торып, мөселман җәмгыятен үстерү мөкин түгел” дигән юллар һәр күңелне әлеге максатка юнәлтә.
Сүзебез Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең “Шәригать белеменә кереш» дигән китабы турында бара. Аның беренче өлешендә шәригать белән бәйле темалар яктыртыла. Икенче өлештә исә атаклы мөселман галиме Әбү Исхак әш-Шатыбиның “Әл-Мувафакат” дигән хезмәтендәге төп фикерләр белән кыскача таныштыруны кирәк, дип таптык дигән юлларны укудан башлыйбыз.
Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе, Россия Федерациясенең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин әһле исламның кануны булган шәригать хакында тәфсилле һәм дәлилле фикерләрен белдерә. Динебез кушканча яшәү дөнья һәм ахирәт бәхетенә юнәлтә. Шәригать – Пәйгамбәребезнең мөбарәк юлын дәвам итү. Аллага шөкер, Татарстандагы һәм Россиядәге мөселманнар шәригатьчә яшәргә омтыла. Тик шуны да истә тотарга кирәк: шәригатьне белү һәм динебездәге асыл сыйфатлар хакындагы гыйлемне арттырып тору хәерле. Шәригатьчә яшәү безнең бөек һәм хикмәтле татар халкының киләчәгенә дә олы ышаныч булып тора.
Икенче бүлек белән танышу үз-үзебезне тотышыбызда шәригать максатларын аңлавыбыз зиһенебездә яңа офыклар ача. Андагы мәгълүматны – шәригать максатларын компас белән чагыштырырга мөмкин, дип язылган. Димәк, ул шәригать нечкәлекләрен башкаларга да аңлата ала. Шәригать максатлары – акыл һәм зирәклек, төшенү сәләте таләп ителә торган, аңлау өчен шактый авыр вә төгәл фән. Ул һәрберебезгә көндәлек тормыштагы максатларыбызны, барлыкка килгән сәбәпләрне бер-берсенә бәйләп фикер йөртергә өйрәтә, шатлык-сөенеч китерә торган нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлтә, үзеңнең максат һәм эш-гамәлләреңә дөрес анализ ясарга этәрә. Бу, әлбәттә, Коръән һәм сөннәт гамәлләрнең дөрес үтәлүеннән тора.
Яңа басылып чыккан китапта шәригать нигезләмәләре, кагыйдәләре, чыганаклары, фәтва чыгару тарихы белән дә танышырга мөмкин.
Бу дәреслек рәвешендәге җыентыкны китаплар чыгаруда бай тәҗрибәсе, дини һәм дөньяви гыйлеме булган Казан журналисты Вәсилә Рәхимованың русчадан тәрҗемә кылуы да аерым бер күркәм мәгънәгә иядер.
Кадерле милләттәшләрем! Бу китап белән танышу замананың мөһим мәсьәләләрен чишкәндә сезнең иң якын ярдәмчегез, фикердәшегез булыр. Алыгыз, укыгыз – үкенмәссез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете