Зәңгәр тауның башларында агачлары үсәдер

Аллаһы Тәгалә хозурында бәндәсе өчен нинди дәрәҗә билгеләнгәнен беләсегез килсә, аның халык арасында ничек макталуына игътибар итегез. Хәдис

БӘЙЛЕ
2014 Май 30

Аллаһы Тәгалә хозурында бәндәсе өчен нинди дәрәҗә билгеләнгәнен беләсегез килсә, аның халык арасында ничек макталуына игътибар итегез.
Хәдис


Мин язмаларым теркәлгән дәфтәрне ачмыйча гына, әле суынмаган хисләр йомгагымның тәүге сапламнарын сүтмәкче булам.

Казандагы “Мөслимә” оешмабызның гаҗәеп бер эшлекле ханымы Сиринә Шаһимәрданова Төркиягә сәфәргә – кунакка чакырды. Паспортымны да үзе юнәтте. Шөкерләремнең чиге юк. Очкычка керер алдыннан олы, хөрмәтле кешеләр генә була торган кунак бүлмәсендә тордым да, бераздан Төркиягә – Анталиягә бара торган самолетка утырып, һава дулкыннарын ярып, хозурланып очып киттек. Тиздән җиргә дә төшеп утырдык. Сиринә ханым (ул Төркиягә иртәрәк киткән иде) Габделвахит әфәнде белән бергә каршылады мине.

Без иртүк җиңел машинада аларның йорты урнашкан төбәккә юл тоттык. Күп тә үтмәде, зәңгәр биек тауга сөялеп диярлек утырган өйгә килеп җитеп, аның бер бүлмәсенә уздык. Хурия ханымның (Габделвахит әфәнденең җәмәгате) ашы пешкән, чәе кайнаган иде. Аларга Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын, дөнья һәм ахирәт бәхетендә булсалар иде!

Габделвахит Ирдан дигән дин кардәшебез – фидакаребез, милләттәшләре өчен җанын да фида кылырга әзер булган Кеше безне Анталиянең күп авылларына, шәһәрләренә алып барды. Мин аны илче вазифасында күрдем. Без тагын моннан күп еллар элек Оренбург, Уфа, Казан һәм башка төбәкләрдән килеп урнашкан бабаларыбызның оныклары, тураннары яшәгән Госмания авылына юнәлдек. Алар салган йорт ташларын күреп, хәйраннар калдым. Без анда хатын-кыз җәмәгате белән очраштык, Коръән укыдык, дога кылдык, бәлешләр белән сыйландык, хәл-әхвәлләр белештек. Мин дә, үз чиратымда, Татарстан, Казан, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың, мәхәллә халкының сәламнәрен тапшырдым.

Госмания хакында, сәфәремнең башка урыннары турында да аерым язармын әле, Аллаһы боерса!

Ике шәһәрдә өч көн булдык. Бихисап татарлар белән аралаштык. Фәрхад Акташ кардәшебез (рәис урынбасары) өе – Нади Өздәмәр, сәркатибе Ведат Догу белән очраштык. Соңрак Казан татарлары мәдәният мирасханәсендә булдык, фикерләребезне, рәхмәтләребезне язып калдырдык. Бераз гына алдарак бу музейда Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстаннан килгән мәдәни затларның булып китүләрен белдек. Фәрхат Акташка уңышлар теләп, күп авылларда булдык. Төрек мәчетләрендә намаз укыдык. Алай дигәннән, Анталиядә иң беренче салынган төрки гыйбадәтханәдә намаз укыдык.

Таулардан агып төшүче биниһая зур шаулы шарлавыкны карадык. Бер төрек кардәшебез безне тауларга алып менде. Анда гаҗәеп хәлләр, мирас күрдек. Анда Төркия дигән дәүләтне күрдек. Тамырларыбыз берлегенә шатландык. Анда иң–иңе: Кеше дигән шәхеснең, шул исәптән балаларның кадере олы булуына аеруча сөендем.

$IMAGE5$Төркия хакында язасыларым күп булыр, иншә Аллаһ. Сүзләрем бетмәде әле. Монысы кереш өлеш кенә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе