“WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионатында Татарстан Республикасы командасы җиңү яулады

Казанның "Татнефть арена" боз сараенда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды.

БӘЙЛЕ
2015 Май 25

Казанның "Татнефть арена" боз сараенда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы булды.

Чемпионатта командалар арасында беренче урынны Татарстан Республикасы җыелмасы яулады. Икенче урынга Свердловск өлкәсе командасы чыкты, өченче - Мәскәү.

Җиңүчеләргә кубок һәм дипломнарны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры, "WorldSkills Internationail"ның Россиядәге рәсми делегаты Наталия Золотарева, "WorldSkills Internationail"ның Россиядәге техник делегаты Павел Черных, "WorldSkills Internationail"ның директорлар советы әгъзасы Стефан Прашл, "WorldSkills Россия" берлеге директоры Роберт Уразов тапшырды.

Стефан Прашл : "Мин сезнең белән булуыма бик шат. Ярышлар барышында бүген бик күп хисләр һәм бәхетле йөзләр күрдем. Ярышлар җиңел булмады, алар игътибарлылык һәм сабырлык сорый - бу сыйфатлар сездә барыгызда да бар. Кызганыч, катнашучыларның һәркайсы да медальләр алмады, әмма сез барыгыз да - җиңүчеләр. Камилләшүдә алга таба да туктап калмагыз. Сез Россиянең һәм үз һөнәрегезнең киләчәге", - диде.

Наталия Золотарева : "WorldSkills" - бу бик зур гаилә, аның иң зур кыйммәте - профессиональлек. Безнең саныбыз елдан-ел артуына мин бик шат. Ярышларда 500 дән артык эксперт катнашучы-конкурсантларга бәя бирде. Ярышларда 450 дән артык кеше көч сынашты, хәзер сез безнең зур гаиләбезнең әгъзасы булдыгыз. Илебезнең киләчәге - сезнең кулда", - диде.

Павел Черных рәхмәт һәм Роберт Уразов катнашучыларга, экпертларга, партнерларга һәм Казан шәһәренә рәхмәт белдерде.

Тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтәбез: чемпионатта РФның 46 төбәгеннән, шулай ук Марокко, Израиль, Финляндия һәм Беларусь белән Казакъстаннан барлыгы 519 конкурсантны Казан үзенә җыйган. Моннан тыш, Татарстан башкаласына 613 эксперт чакырылган. Шуларның 55е - төп экспертлар, 19 ы - дөньяның 9 иленнән (Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, ЮАР, Германия, Ирландия, Швейцария) халыкара һәм 22 се - БДБ (Беларусь, Казакъстан) илләреннән килгән экспертлар дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе