
Искәртеп узабыз, кичә дәүләт башлыгы Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында булды. Аның сәфәре кысаларында ТР мөселман эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. РФ Президенты республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовка "Дуслык ордены"н тапшырды, шулай ук агымдагы елның 19 июлендә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якуповның хатынына "Батырлык ордены"н тапшырды. Вәлиулла хәзрәт бу бүләккә үлгәннән соң ия булды.
Россия Президенты тантанада чыгыш ясап, нәкъ менә Болгарда меңнән артык ел элек ислам кабул ителгәнен әйтте. "Бу Борынгы Русь тарафыннан православие кабул ителгән кебек, зур рухи, мәдәни мәгънәгә ия булган, Идел буе халыкларының милләт һәм дәүләт төзелешендә уникаль роль уйнаган, аларның холкын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын билгеләгән”, - диде Владимир Путин. Ислам Россиянең башка традицион диннәре кебек, элек һәм хәзер дә гомерлек кыйммәткә ия.
"Биредә, Идел буенда, бу бердәм кыйммәтләр православие һәм ислам дине вәкилләренә, рус һәм татар, башкорт, чуаш, башка халык вәкилләренә уртак тел табарга ярдәм иткән. Дини сабырлык гасырлар дәвамында Рәсәй дәүләтенең нигезен тәшкил итә. Рәсәй дәүләтенең нигезен җимерергә теләүчеләр нәкъ шунда китереп суга. Дин әһелләре һәрвакыт кешеләргә яхшы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, чынны ялганнан аерырга ярдәм итте. Вәлиулла хәзрәт тә үзенең хезмәтен нәкъ шулай аңлаган. Аңа кул күтәргән, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизовка һөҗүм ясауны оештыручылар аларның зирәк сүзләреннән һәм дин вәкилләре белән яшьләр арасындагы абруеннан, аларның катгый һәм кыю позициясеннән курыкканнар”, - дип ассызыклады РФ Президенты.
Аның сүзләренә караганда, экстремистлар нәфрәт уятырга омтыла, ә аннары кешеләрне үзләре йогынтысына буйсындырып, чын кыйммәтләрне агрессив идеяләр пропагандалауга алмаштырырга тырышалар. "Алар берни алдында да тукталмый – дин кардәшләрен, дин вәкилләрен үтерәләр, усаллык кылалар һәм мөселманнарны татулыкка, рухи камиллеккә чакыра торган изге бәйрәм көннәрендә кан коялар. Әмма җинаятьчеләр беркайчан да пычрак максатларына ирешмәячәк. Аларның киләчәге юк, алар безнең зур илнең бер генә төбәгендә дә бернәрсәгә дә ирешмәячәк. Чөнки бердәм, күп милләтле көчле Россия халкын җиңү мөмкин түгел. Чөнки миллионлаган кеше дөреслек һәм гаделлек яклы, аларны куркытырга мөмкин түгел. Безнең кешеләр илне дин буенча бүлгәләргә, уртак йортны җимерергә юл куймаячак. Бу бабаларыбыз, Вәлиулла хәзрәт кебек үз халкына һәм иленә тугъры хезмәт куйган кешеләр истәлеге алдында безнең бурыч. Без җирдә тынычлык булсын өчен барысын да эшләячәкбез. Безгә әхлакый һәм тарихи юнәлеш булып хезмәт иткән кыйммәтләрне саклаячакбыз”, - диде Владимир Путин.
Аяз ИСМӘГЫЙЛЕВ,
«Татар-информ»