Узган Рамазан ае уңаеннан, рәхмәтебез чиксез!

Ил күләмендә бердәнбер булган мәшһүр «Ярдәм» мәчетенең мөхтәрәм җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, аларны мәгърур бөеклектәге сыйфатларга ирешерлек итеп, дөрес тәрбия сеңдереп үстергән әниләре Сания остазбикәбезгә, гыйбадәтханәнең бөтен тармакларында динебезгә тугры хезмәт итүчеләргә, ягъни гыйлемле бабаларыбыз юлын ихластан дәвам итүчеләргә Казандагы Левченко бистәсенең диндар халкыннан олуг рәхмәтләребезне белдерәбез.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 20

Ил күләмендә бердәнбер булган мәшһүр «Ярдәм» мәчетенең мөхтәрәм җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, аларны мәгърур бөеклектәге сыйфатларга ирешерлек итеп, дөрес тәрбия сеңдереп үстергән әниләре Сания остазбикәбезгә, гыйбадәтханәнең бөтен тармакларында динебезгә тугры хезмәт итүчеләргә, ягъни гыйлемле бабаларыбыз юлын ихластан дәвам итүчеләргә Казандагы Левченко бистәсенең диндар халкыннан олуг рәхмәтләребезне белдерәбез.

Дин – барлык буын кешеләре өчен дә Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәте, нигъмәте. Дин – ул гасырлар буе әдәп, әхлак сагында торучы чара. Ә ураза – ислам диненең 5 шартының берсе булган фарыз чара.
Шушы гыйбарәләргә тугры булган хәлдә, безгә Рамазан аеның һәр көнендә чиратлап ифтар мәҗлесләрен үткәрергә, анда үзеңнең якыннарыңны чакырырга мөмкинлек туды. Рамазан ае дәвамында күренекле, киң мәгълүматлы абыстайларыбыз Сафия, Суфия, Нургаян, Флёра һәм башкалар Коръән сүрәләре укып, аларны бездән дога өмет итеп ятучы әрвахларга багышладык, мөһим вәгазьләр тыңлап, күңел байлыгын арттырдык. Һәм Җир шарының төрле кыйтгасында өлгергән җиләк-җимешләр белән сыйландык. Безне Левченкодан “Ярдәм” мәчетенә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән автобуста шоферлар җилдереп кенә алып киттеләр һәм күрмәүчеләр гыйбадәтханәсендә сыйлангач, шул рәвешле кире кайтарып та куйдылар. Монысын да без тагын бер хөрмәт билгесе, дип кабул иттек. Автобусны йөртүчеләре дә шундый ягымлы, әбиләргә гел елмаеп кына торалар.

Левченко бистәсендәге үзебезнең Дамир хәзрәтебез дә ай буена тәравих намазларын укытты. Без шулай ук мәчет карты Мидхәтнең музыкаль аһәң белән әйтелгән азанын тыңлап хозурландык.

Безне төрле чаралар белән олылаган, хөрмәтләгән бу остазларыбызга, ай буена хезмәт күрсәткән сәләтле, ягымлы, мөлаем волонтер яшьләргә – барчасына меңнәрчә рәхмәтләр белән, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эштә, тормышта зур уңышлар теләп, Левченко бистәсенең “Сөләйман” мәчете диндарлары.

Мәчет әһелләренең шатлыклы рәхмәт сүзләрен Фәүзия Вахитова язып алды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе