Утлар, сулар бергә кичкән каләмдәшем Хатыйп хаҗи!

Аккан сулар, искән җилләр кебек, көннәребез, айларыбыз, елларыбыз уза да уза...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 14

Аккан сулар, искән җилләр кебек, көннәребез, айларыбыз, елларыбыз уза да уза...

Данлы һәм шанлы милләтебезнең бер улы буларак, Сезнең иҗатыгыз белән милләттәшләребез яши торган һәр төбәктә танышлар, Сезне беләләр. Сез озак еллар буена халкыбызга игелекле хезмәттә. Дистәләгән еллар буена гыйбрәтле язмаларыгызны газетадан гына түгел, сайтлардан да укыйлар, шул рәвешле, теләктәшләрегезне, хезмәттәшләрегезне, милләттәшләрегезне дә сөендерәсез. Аллаһының рәхмәтләре яусын Сезгә!

Сез хаҗи дустыбыз, гадилегегез һәм тыйнаклыгыгыз белән дә үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып торасыз.
Мин Сезнең белән “Шәһри Казан”, “Ислам инфо” газеталарында эшләгән чакларыгыздан ук таныш һәм без иҗади дуслыкта булдык.

Хөрмәтле каләмдәшем, Сезгә карыйм да матбугат дөньясында Сездәй күркәм зат булуга сөенеп туя алмыйм.

Сез соңгы ике дистә ел эчендә күп дин әһелләре белән әңгәмә үткәрдегез, аларны газета һәм сайт битләренә чыгардыгыз. Олуг юбилеегыз белән котлыйбыз Сезне. Бәрәкәтле, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телим.

Каләмдәшең Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (ҺӘДИЯ)


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе