2014 Янв 29
Республикада салкын һава торышы булу сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы шартларында, мәктәпләрдә дәресләр уздыру туктатылу тәртибен искәртә: авыл мәктәпләрендә укучы 1-4 сыйныф балалары -23 С, 5-9 сыйныфлар -25 С, 10-11 сыйныфлар -30 С булганда мәктәпкә бармаска тиеш; шәһәр мәктәпләренең укучылары өчен әлеге чикләүләр түбәндәгечә: 1-4 сыйныфлар -25 С, 5-9 сыйныфлар -27 С, 10-11 сыйныфта укучыларга -32 С булганда дәресләр уздырылмый, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.
Моның белән беррәттән, министрлык, һава торышы -25 С һәм аннан да түбәнрәк булганда, балаларны укырга мәктәп автобусларында йөртүне туктатырга һәм укучыларны муниципаль берәмлекләр чикләреннән чыгармаска кирәк дип саный "Татар-информ".