
Редакциябезгә "Ярдәм" мәчете җитәкчелегеннән Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинны туган көне белән тәбрик итеп, "Котлау хаты" килеп иреште. Анда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Илсур Рәисович!
Сезне "Ярдәм" күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге һәм мәчетендә белем алучы сукырлар, ишетмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез - 45 яшьлек гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Күңел һәм йөрәк җылыгызны биреп төзегән мәчет-үзәк динебез, халкыбыз, Казаныбыз, илебез өчен хезмәт итә. Андагы һәрбер кеше Сезнең өчен дога кыла, шундый миһербанлы кеше үстерүләре өчен әти-әниегезгә елый-елый рәхмәт укый. Зур рәхмәт Сезгә!
Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм эшегездә зур уңышлар телибез! Без сезнең ярдәмне, яклауны тоеп яшибез, Сез дә меңләгән догачыгыз барын онытмагыз. Без сезнең белән!
Олы ихтирам белән,
"Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов
24 апрель 2014 ел
Казан".