
ТҖ МДНнең дәгъват бүлеге Казан шәһәренең унсигезенче төзәтү колониясендә ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча конкурс үткәрде.
Бәйгене дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде, ә шул ук бүлек белгече Айрат хәзрәт Зарипов Аллаһ Раббыбыздан тынычлык һәм бәрәкәт сорап дога кылды.
Шуннан соң бәйгедә катнашучыларга дини белем алуны әһәмияте турында кызыклы вәгазь сөйләделәр. Барлыгы 8 тоткын катнашты. Алар 2 ай дәвамында конкурска әзерлек алып барды, шуңа күрә ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре эзлекле рәвештә аларга дәрес-лекцияләр оештырды.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча барлык тоткыннарга да призлар таратылды. Җиңүчегә электрон Коръән бүләк иттеләр.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте