Әтнә районы балалары мөселман Сабан туен үткәрде

Кичә Әтнә районында балалар өчен мөселман Сабан туе үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 27

Кичә Әтнә районында балалар өчен мөселман Сабан туе үткәрелде. 300дән артык бала җыелган милли бәйрәмебез Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Рубис хәзрәт Шакиров вәгазь укыды. Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев барча җыелган балаларны бәйрәм белән котлады, аларга нәсыйхәтләрен җиткерде.

Сабантуйда балалар рәхәтләнеп төрле уеннарда ярыштылар. Спорт уеннарыннан тыш, алар Коръән уку конкурсында катнаштылар һәм дини гыйлемнәрен дә сынадалар.

Милли көрәштә җиңү яулаган батырга велосипед бүләк итеп бирелде, дип хәбәр иттеләр Әтнәдән.
Чыганак: Диния нәзарәте матугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе