
Бүген төнлә, ягъни дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казан аэропортыннан 49 татарстанлы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алачак. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата, дип хәбәр итә ТҖ МДН матбугат хезмәте.
Хаҗилар сәгать төнге 7 сентябрьдә сәгать төнге 22.00 дә аэропортта җыела, самолет очып китү вакыты – 8 сентябрьдә 2 сәгать 40 минутта.
Хаҗилар Казаннан "Turkish airlines" авиакомпаниясе самолетында Истанбулга кадәр оча. Аннан алар Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җәддәгә (Мәккәгә якын аэропорт) китәчәк.
Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачак. Биредә алар Кече хаҗ – Гомрәгә әзерләнәчәк. Гомрәдән тыш, хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана.
Быел Татарстаннан хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк дип хәбәр итте "Татар-информ".